Логотип Казан Утлары
Кардәш халыклар әдәбиятыннан

Юлың кая?

– Үз тавышымны эзлим. Килә җирдә Үз тавышым белән Каласым.

– Юлың кая? –
Дип сорыйлар таулар, –
Йә менәсең,
Йә төшәсең түбән.
– Үз-үземне эзлим мин,
Дусларым,
Булсын, димен, җирдә
Үз түбәм.
– Юлың кая? –
Дип урманнар сорый. –
Юлсыз-нисез кая чабасың?
– Үз эземне эзлим мин,
Дусларым,
Үз эземне килә
Табасым.
– Юлың кая? –
Дип сандугач сорый. –
Һәрбер җырга колак саласың.
– Үз тавышымны эзлим.
Килә җирдә
Үз тавышым белән
Каласым.

Ркаил Зәйдулла тәрҗемәсе.

 

"КУ" 01, 2021

Фото: pixabay

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев