ЙӨРӘК ТАНЫЛА ТИБЕШЕ БЕЛӘН...

Баһаветдин Әнвәр улы Аджиев (1950) – күренекле кумык шагыйре, драматург һәм тәрҗемәче. Ул Дагстанның халык шагыйре Әнвәр Аджиевның улы. Гамзат Цадаса исемендәге институтның филология факультетын тәмамлаганнан соң, Махачкаладагы Кумык театрының әдәбият бүлеге мөдире булып эшли. Аның «Тал сыбызгы» дигән беренче шигырьләр җыентыгы 1978 елда басылып чыга. Шуннан соң бер-бер артлы «Тере ташлар», «Вакыт кыңгыравы», «Бәләкәй космонавт»,  «Таш көзге», «Нарын-Кала» һ.б. китаплары дөнья күрә. Ул 1980 елдан бирле СССР һәм Дагстан Язучылар берлекләре әгъзасы. Баһаветдин Аджиев – күп кенә драма әсәрләре авторы да. Шулай ук төрле халыклар язучыларының әсәрләрен кумык теленә аударган тәрҗемәче. Аның шигырьләре 2017 елда Рафис Корбан тәрҗемәсендә татар телендә «Дуслар җыры» дигән җыентыкта дөнья күрде.
 

* * *

Бик кадерле минем өчен бу мәкаль,

Син дә тырыш аны отып калырга:

«Тот исеңдә, дошманыңның дошманы

Бер көн мөмкин синең дустың булырга!» 

* * *

Юләр булма, дустым, һәрчак бел шуны:

Дошманы бар һәркемнең җир йөзендә.

Әгәр дустың әверелсә дошманга,

Монда гаеп түгел микән үзеңдә? 

* * *

Кемдер тиздән туар, кемдер тиздән үләр.

Авыр көннәрдә дә кал син шагыйрь булып.

Һәркемнең үз чоры, үз намзәте җирдә,

Кыштан соң яз килер – син онытма шуны. 


* * *

Хатын-кыз еш кына күбәләккә охшый,

 Һәм көзгесе белән еш хыянәт кыла.

Менә уйла шуннан: өйләнергә микән,

Әллә яшәргәме буйдак булып кына?

Баһаветдин  Аджиев 

Кумык теленнән Рафис КОРБАН тәрҗемәләре.

 

"КУ" 02, 2022

Фото: архив
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: