Логотип Казан Утлары
Кардәш халыклар әдәбиятыннан

Йомшак кар яуды.

Йомшак кар яуды. Узган төндә... Кинәт... «Чана кары яуды», – дип әйтер иде, ала үгезен җигеп, ерак бабам, күз карашын алыс офыкка төбәп...

Йомшак кар яуды. Узган төндә... Кинәт...

«Чана кары яуды», – дип әйтер иде,

ала үгезен җигеп, ерак бабам,

күз карашын алыс офыкка төбәп...

Иске ас туным җилкәмә салып,

Саха – Сайсары* җирләре буйлап

мин атлап киләм, тиз атлап киләм,

Ихаталарның тынлыгын җыйнап.

Чылбыр тагылган, йозак эленгән

эт тормышына шом-шөбһә өстәп,

буш һәм бормалы урамнан барам...

Эт өрә... кемне алгандыр тешләп.

Әле бик иртә. Әле караңгы.

Кинәттән генә тамагым ачты:

бер утыруда зур гына кисәк

ит ашар идем... Уйлар таралды...

* Саха – якут; Сайсары – төрки сүз, «сай» һәм «сары» сүзләреннән.

Якутчадан Ленар ШӘЕХ тәрҗемәсе.

 

"КУ" 08, 2019

Фото: pixabay

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев