Логотип Казан Утлары
Кардәш халыклар әдәбиятыннан

Язгы күкрәү

Еракта-еракта яңгырый күкрәү, Кыядан кыяга барып орына. Хикәят кебек тоела ул миңа Киләчәк һәм үткән көннәр турында.

Бәрелдеме бер-беренә ике тау,

Әллә арба таудан аска очтымы –

Яңгырады тарлавыкта күкрәү,

Тау башында уйнап торды очкыны.

Бу беренче язгы күкрәү авазы

Тарлавыкка гына сыеп калмады,

Тәгәрәде, таштан ташка бәрелеп,

Күкрәп торды бөтен Каф Тау аллары.

Карт-корылар, тыңлап күкләр күкрәвен,

Хәтерләде авыр сугыш юлларын:

Гөрелтесен тынмый аткан тупларның,

Давылларда үткән яшьлек елларын.

Еракта-еракта яңгырый күкрәү,

Кыядан кыяга барып орына.

Хикәят кебек тоела ул миңа

Киләчәк һәм үткән көннәр турында.

(Рафис Корбан тәрҗемәсе)

 

"КУ" 10, 2017

Фото: pixabay

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев