Яна көннең илчесе...

Яна көннең илчесе –
Һәрвакыт шук җил-җиләс –
Куып җитте.
Яңа көннең илчесе –
Һәрвакыт шук җил-җиләс
Узып китте.
Нинди яшь, нинди көләч,
Әйтерсең лә, яшь кәләш!
Юллар чатында сине
Көтәрмен, назлы җилем!
Сэмэн Тумат
Ркаил ЗӘЙДУЛЛА тәрҗемәсе
"КУ" 06, 2021
Фото: pixabay
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз