Логотип Казан Утлары
Кардәш халыклар әдәбиятыннан

Ялвару

Саран иреннәреңнең Кайнар үбүе белән Ирек даулаган, Илләр яулаган, Сугышка мөкиббән киткән Батырны Коралсызландыр, Акылдан яздыр!

Саран иреннәреңнең

Кайнар үбүе белән

Ирек даулаган,

Илләр яулаган,

Сугышка мөкиббән киткән

Батырны

Коралсызландыр,

Акылдан яздыр!

Ялтырап торган,

Ут янып торган

Хәрби киемнән

Арган тәнемне

Иреккә чыгар...

Ул күпме түзәр,

Күпмегә чыдар?!

Кочакла мине,

Шашып кочакла!

Эссе кайнарлык,

Хисле кайнарлык

Тәнне иркәләр

Әнә шул чакта!

Ат өстендәге йөгемне

Барлык кеше каршында

Кылыч белән кисеп төшер –

Уй таралсын башымда!

Хәйләкәр сафлыкны ал...

Ташла!

Батырлыкны ирлектә

Расла!..

Арыт син, арыт

Дәрт гарасаты,

Һавасы белән!

Дулкындай бәрел

Һәм күм татлы наз

Лавасы белән!

Якутчадан Ленар ШӘЕХ тәрҗемәсе

 

"КУ" 8, 2019

Фото: pixabay

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев