Якут риваятьләре

Угры, Шайтан һәм Шаман

Оруосун исемле байның тугыз ел тәрбияләгән үгезе булган. Үгез шулхәтле симергән, инде аяклары күтәрә алмый, зур бака шикелле кабарынып, күбрәк ятып тора икән, ди. Караклар шундый сирәк малны урлап китмәсен өчен, көндез аны күздән ычкындырмаганнар, ә төнлә өч катлы абзар эчендә, өч йозак астында тотканнар. Менә Ходайның боерганы килеп җиткәч, бай карар иткән: үгезне суярга вакыт, тик, ит бозылмасын өчен, көннәр суытканын гына бераз көтәргә кирәк. Көзге һава төсен койган һәм кашын җыерган, җиргә калын булып көпшәк кар яуган, аннары салкыннар килеп җиткән, кар тыгызланган, инде аяк астында шыгырдый ук башлаган. Оруосун әйткән: иртәгә тәвәккәллибез! Шуның өстенә, иртәгә Оруосунның төп байлыгы – күптән көтелгән, карап күз туймаслык оныгына төп-төгәл өч яшь тула икән. Язмыш үзе бу сабыйга данлыклы токымның лаеклы дәвамчысы булырга насыйп иткән. Үгез турындагы карарны беркеткәч, Оруосуннар иртәгәсе күңелле көн турында татлы хыяллар белән йокларга ятканнар. Ә төн уртасы узгач, тын ихатада зур гауга күтәрелгән: каравылчы этләрнең абалап өрүе, урыныннан кузгатылган үгезнең үкерүе, куркынган кешеләр ай-вае – барысы бергә кушылган. Оруосуннар йоклаган җирләреннән купкан, караңгыда бер-берсе белән бәрелешеп, кулларына мылтык эләктереп, ишегалдына сикереп чыкканнар. Этләр, сырт йоннарын торгызып, калын бүрәнәләрдән салынган абзар тирәли бәргәләнгәннәр, ә абзар эчендә кемдер стенага төя-төя котырып кычкыра икән. – Карак! – дип аһ иткәннәр бай кешеләре, ишеккә ташланганнар, тик аптырап туктап калганнар: тимердән коелган бөтен бикләр исән, авыр йозаклар урыныннан кымшанмаган, аларда артык тырналган төш тә юк. Оруосуннар бер-берсенә карашканнар, абзар тирәли йөгереп узганнар, әмма бернинди казылган урын күрмәгәннәр, хәтта кар өстендә дә һичнинди эз юк, ди. Хәер, тимер балта да үтеп керә алмаслык, туң җирне кем казый алыр икән?! Бай үзе ачкыч бәйләмен алып килгән, бикләр шалтырап кузгалган, Оруосуннар, коралларын әзер тотып, авыр ишекләрне ачып җибәргәннәр. Абзар эченә төшкән факел яктысында бөтенләй таныш түгел кеше күренгән, ул тилергән сыман кычкыра, йодрыклары белән абзар диварларын кыйнавын дәвам иткән, имеш. Хуҗаның ым кагуы белән, яшь таза егетләр, Оруосуннарның батраклары, таныш түгел кешегә ташланганнар, исенә-акылына килгәнче, каеш баулар белән аның кул- аякларын богаулап бәйләп тә куйганнар. Чакырылмаган кунакны өйгә өстерәп керткәч һәм ихата хуҗасы каршына китереп бастыргач: – Чит кеше абзарына төн уртасында ни эзләп кердең? – дип сораган Оруосуннарның өлкәне. – Сезнең үгезне урлап китәргә, – дип курыкмыйча җаваплаган теге адәм. – Нәрсә дидең? – Мондый ачыктан-ачык тануны көтмәгән бай бугазына килеп тыгылган ачудан елап җибәрә язган. Барысы да – уллары, киленнәре, хуҗабикә карчык һәм батраклар – таныш түгел кешегә, аны нинди хәтәр язмыш көткәнен аңлап, куркып караганнар. – Бу юньсезнең ни әйткәнен барыгыз да ишеттегезме? – дип сүзен дәвам иткән Оруосуннарның өлкәне. – Ул, күрәсең, кем кулына килеп эләккәнен белми әле. – Нишләп белмәскә – беләм, – дип, баягыча ук курыкмыйча җавап биргән угры. – Алайса, син шундый кыю һәм ихлас икәнсең, бәлки, безгә әйтерсең, сиңа абзарны кем ачты? Кем сиңа ярдәм итте? – Бай үз кешеләренә сөзеп караган. – Беркем дә ярдәм итмәде. Барыгыз да күрде бит, йозаклар үз урынында. – Шулай да син ничек абзарга керә алдың? Угры иңнәрен сикерткән. – Дөреслекне беләсегез килсә – әйтәм... Тик башта минем кул-аякларымны чишегез. – Бәлки, чынлап та, аны чишәргәдер, – дип тәкъдим иткән байның улы. – Без күбәү, бу бәндә беркая да качып котыла алмас. Йәле, егетләр, аны чишегез. Богауларыннан котылганнан соң, угры, берни дә булмагандай, тәнендә кысып бәйләүдән калган эзләрне ышкып алган да учакка якынрак урындыкка күчеп утырган. – Сөйлә! – дип әмер биргән Оруосуннарның өлкәне. – Минем сүзем озын. – Сөйлә! – дип кабат боерган бай. Төнге кунак, дәрәҗәсен саклап, тагын бераз дәшми торган да сөйли башлаган. – Көн батышындагы олысларның1 иң танылган карагы буламын мин. Сезнең инде тугыз ел симерткән үгезегез турында ишетмәгән кеше юк, исемемне тагын да ныграк танытыр өчен, минем нәкъ менә аны урлыйсым килде. Үгезне суярга җыенганыгызны белгәч тә, атымны ерак юлга әзерләдем. Ә мин әйтергә тиешмен: атыма дүрт аяклылар арасында тиңнәр юк. Төнгә каршы юлга чыктым һәм тиздән сезнең утарга барып җитәрмен дип уйладым. Ул шулай булырга тиеш тә иде: малкаем гадәттәгечә шәп кенә юыртып барды, каршы искән җилне күкрәге белән кисеп кенә төшерде, киң аласларны2 аяк астына салып, тирән сулы елгаларны йөзеп үтте. Караңгы төндә шулай очып кына бардык без. Максатыбызга җитәргә инде ерак та калмаган иде, шул чакта аңлашылмый торган нәрсә булды: атым-канатым алга таба бер адым да атлый алмас дәрәҗәдә арыды. Минем инде, бу юлы угрылык бәхетемне күрергә язмаган икән, Оруосуннарның байлыгы кулымнан ычкынды, дип, күңелем төште. Угры авыр сулап куйган, үзен тыңлап торучыларга күз салып алган һәм сүзен дәвам иткән. – Атымның хәл җыйганын көтеп, шактый озак тордым мин, әмма ул башын да күтәрә алмый иде. Кинәт артымда, әле генә үзем узган юлда, бик елдам тоякларның тупылдавын ишеттем. Ә мин, әйтергә тиешмен, теләсә нинди ераклыктан торып, яхшы атны тояк тавышыннан таныйм. Бу тояклар чакылдавы каты суыкларда боз вата торган үткен сөймән авазына охшаган. Кемнеке соң мондый шәп ат, дип уйладым мин. Мондый ат безнең бөтен тирә-якта юк. Юкса белгән булыр идем. Артыма борылып карыйм. Ай яктысында шундый яхшы, ачык күренә: кара күләгә булып, бер җайдак якынлаша... Килеп җитә дә сорый: – Кайсы якка юл тоттың, и адәмчек? Мин җавап бирдем, ә ул әйтә: – Син Оруосуннарга – атаклы үгезне урларга барасың, шулаймы? – ди. Шулчакта уйлап алдым: төнлә йөри икән, бу кеше дә, мөгаен, минем кебек карактыр, ә үз ишеңнән нәрсә яшереп маташасың һәм шуңа турыдан-туры җавап бирдем: әйе, урларга барам, тик менә бәла – атым арыды, бу сәфәрем – тирән карны бушка ерып йөрү белән бер, дидем. Үз нәүбәтемдә мин дә сорадым: кем ул һәм кая юл тота. – Мин кеше түгел, мин – абаасы3, – дип җавап бирде җайдак, мин шунда гына аның айлы төндәге карт агач күләгәсенә охшап торганын күреп алдым: ул галәмәт зур, зәңгәрсу-кара төстә иде. Абаасы үзенең дә Оруосуннарга барганын әйтте. – Нинди максат белән? – дип, түземсезләнеп сүзен бүлдерәләр аның. – Мин дә абаасыдан, ник барасың, дип сорадым. Ул миңа шунда әйтә, Оруосун байларның оныгы бар, ул малай, үсеп җиткәч, кешеләрнең тулы бер ыруы башында торасы көчле зат булачак. Менә ул, абаасы, янәсе, шул баланы юк итәргә бара. Моңа хәтле, үзенең сөйләвенчә, ул инде ике тапкыр шуны эшләргә җыенган, тик ике талпынуында да кара нияте барып чыкмаган: байларда бик куәтле шаманнар камлап4 утырган чак туры килгән, абаасы, аларның күзендәге уттан куркып, буш кул белән әйләнеп кайткан. Иртәгә бу малайга өч яшь тула икән, шуңа күрә, бу төннән дә калмый, аны, һичшиксез, юк итәргә кирәк, ди. Шуларны сөйләгәч, абаасы миңа атыма атланырга һәм юлымда булырга кушты. – Юлым киселде, – дим моңа, – атым ахыр чиккә җитеп хәлсезләнде. – Ә синең атың минем көчемне сизгәнгә күрә, аякларын минем тышаулавым аркасында бара алмый торды. Хәзер, тынычлап, юлыңда бул, атың минем шаукымымны бүтән тоймаслык итәрмен. Чынлап та, ияргә утыру белән, атым элеккечә үк гайрәтлегә әйләнде. Без матур гына юыртып киттек. Барабыз, барабыз, ә шайтан әйтә: – Синең атың, чынлап та, яхшы бугай. Һәрхәлдә минекеннән начаррак түгел. Шуңа күрә сиңа тәкъдим итәм: әйдә, узышабыз. Оруосун байлар аласының көн як чигендә Бөек кэрэһ5 басып тора. Менә шул агачка кадәр атларыбызны куыйк. – Мәлгуньнең мондый сүзләреннән соң, аркамда кырмыскалар йөгерешкән сыман булды; узышырга очраклы гына тәкъдим итмәде бит инде бу, һичшиксез, явыз нияте бар. Ул җиңсә, йә мине, йә, ким дигәндә, минем атымны тотып ашар. Иблиснең шөгыле шул лабаса. Аңа сер бирмәскә тырышам: – Узышып тормыйксана, – дим. – Икебез дә хәтәр эшкә барабыз. Шундый чакта үзара ярышуның бер мәгънәсе дә юк. – Куркасың, димәк, – дип көлеп җибәрде шайтан, ә көлүе шундый шомлы, җир астыннан чыккан кебек иде. – Ничек курыкмыйсың инде, – дип җавап бирәм абаасыга, ә үземне бер калтырата, бер кара тиргә батыра, – миңа, кеше затына, синең белән ярышырга мөмкинме соң? Минем атымның яңадан хәлен алу сиңа берни дә тормый. – Юкны сөйләмә, – ди бу, – гаделлек белән узышабыз. Шайтанда нинди гаделлек булсын инде? Аңлыйм, мәлгунь мине болай гына тынычлыкта калдырмаячак. Менә бәла! Ярышырга риза булырга туры килә. Әмма үзем уйлыйм: моның аты минекен узса, ул чакта миңа яшәү юк, димәк, әлеге карачкы-тилгән сезнең варисны да, яклаучысыз калган үрдәк баласы кебек, тырнакларына эләктереп китәчәк, аңа берәү дә комачаулык итә алмаячак. Чөнки Оруосуннар нәсел дәвамчысына бу дөньяда яшәү өчен нибары шул төн калганын бер мин генә беләм, тик мин генә аны коткарып кала алам. Ярар, дим абаасыга, ни булса, шул булыр, узышабыз, әйдә... Угры сөйли, ә үзе күз кырые белән тыңлаучыларны күзәтә һәм барысын да күреп тора: хатын-кызлар, балалар, караңгы почмакларга качып, бер-берсенә сыеналар; әнә бер яшь хатын, Оруосун байның килене булса кирәк, шайтанның уй-ниятен ишеткәч, тыныч кына йоклап яткан тук яңаклы сабыен бишектән ала да күкрәгенә кыса. Хатыннар белән балаларның гына түгел, ирләрнең дә сагаеп калуы күренә. Шуннан соң угры үзенең хикәятен тагын да илһамланыбрак дәвам итә. Тыңлаучыларга аның тавышы әле куркып пышылдау, әле шомлы һәм дәһшәтле күкрәү булып ишетелгән. – Менә без абаасы белән икәү калкулыкка менеп бастык, атларыбызны колакка- колак тигезләдек, «һайт»ладык һәм чабып киттек. Мин – угры тормышының тәвәккәл кешесе, хәтәр сукмаклардан йөрергә, хәнҗәр йөзеннән үтәргә аз туры килмәде, әмма беркайчан да үз язмышым өчен бу кадәр куркыныч тойганым юк иде. Бу – атыма үз тормышымны тапшырган узыш булды. – Бәхетле аткаем, уздырма, караңгы көчләргә хуҗаңны һәлак итәргә ирек куйма, – дип пышылдыйм аңа. Кырык чакрымны без янәшә юырттык. Шайтанның чуар каен тузы сыман алмачуар аты ай яктысында күренми дә диярлек, әмма мин юл буе аның кайнар сулышын, йөрәгемә басып барган тоякларын тоеп бардым. Шул мәлдә үзем өчен үлем яки яшәү сәгате сукканын аңладым һәм, кычкырып: «Бәхетле малкаем, дөньяда бер икәнлегеңне расла!» – дип, өчтән үргән камчымны алып, өч тапкыр атыма суктым. Миңа күкләр бүләк иткән атым-лачыным кырларны яңгыратып кешнәде, җәя кебек киерелде, – аның дүрт йомры тоягы җирдән аерылган кебек тоелды. Ул, күрәсең, шулай булгандыр да әле. Колакларым, очып барган чумгалаклар көтүе чыгарган кебек, гүләү белән тулды, ә юл буендагы агачлар тоташ соры чаршау булып кушылды. Күпме вакыт шулай чабышканны хәтерләмим, менә без сезнең аласның көн як чигенә, Бөек кэрэһ калкып торган төшкә атылып килеп җиттек, шул изге агач яныннан очып узганда, алмачуар минем атымның койрык очында иде. Шул чакта шайтанга каерылып карадым да кычкырып җибәрдем: «Мин җиңдем!» ...Тынып калган тыңлаучыларның күкрәгеннән җиңел сулыш ургылып чыккан, киеренке йөзләр йомшак елмаю белән яктырган, хатын-кызлар үзара пышылдаша башлаган, ә ирләрдән кемдер, хәзер менә, казанны кертеп, ит пешерергә салсаң да начар булмас иде, дип әйтеп куйган. Ит турындагысын угры яхшы ишеткән, шуңа күрә хикәятен тагын да рухланыбрак дәвам иткән. <...>

Якут теленнән Мөдәррис ВӘЛИЕВ тәрҗемәсе


Риваять кыскартылып урнаштырылды. Тулаем "Казан утлары" журналының 4 нче санында (2018) укыгыз.

Картина: artchive

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: