Логотип Казан Утлары
Кардәш халыклар әдәбиятыннан

Үзем белән калыр сагышларым

Гел үлемсез булып калыр, аерылмас Атам-анам сөйләшкән тел-учагымнан.

Булмаса бу җир йөзендә таянычым,
Күпме генә җәелсә дә куш-кочагым,
Ата йортым үзенә гел дәшеп тора,
Шигырьләрем тынгысызлый һәрчак җаным.
Җаным минем, утарыннан адашкан бер
Бәрән кебек, аерылса да тән-санымнан,
Гел үлемсез булып калыр, аерылмас
Атам-анам сөйләшкән тел-учагымнан.

 

Ш а м и л
У з д е н о в

Рафис КОРБАН тәрҗемәсе

 

«КУ» 07, 2024

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев