Логотип Казан Утлары
Кардәш халыклар әдәбиятыннан

Уфама

Алтын йөгертелгән сарайлардан Өстен бит ул Уфа минем өчен.

Тәнзилә Салих кызы Дәүләтбирдина 1964 елның
3 августында Башкортстанның Бөрҗән районы
Иске Монасыйп авылында туган. Башкорт дәүләт
университетының филология факультетын тәмамлаган.
Озак еллар мәдәният, журналистика өлкәсендә,
Башкортстан Урман хуҗалыгы министрлыгында эшләгән.
Хәзер Башкортстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары
булып тора. Шагыйрә, драматург, публицист. Сигез
китап авторы. Аның пьесалары буенча спектакльләр
М.Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия театры,
А.Мөбарәков исемендәге Сибай башкорт дәүләт театры,
Салават башкорт драма театры сәхнәләрендә уйнала.

Алтын йөгертелгән сарайлардан
Өстен бит ул Уфа минем өчен.
Ул бит өмет, хыял белән тулы
Асыл яшьлегемне сагыну төсе!
Һәр урамы, һәрбер йорты таныш –
Тамырландым инде монда күптән.
Бәйрәмнәре үтсә туйдай гөрләп,
Яуган төсле була бәхет күктән!
...Балкып торган урамнардан узам,
Юкәләрнең бал исләрен сулап.
Җылы сүзләремне әйтер өчен
Куймасамчы димен, Уфам, соңлап!
Һич күрмимен туган авылым белән
Мин кадерле Уфам аермасын –
Беркайчан да димен, беркайчан да
Мине язмыш синнән аермасын.
Ал-ял белмим, тынгы белмим әле,
Калам буйлап киләм, очам гына!
...Әмма теләгем шул – мәле җиткәч,
Авылым тавы алсын кочагына…

Тә н з и л ә
Д ә ү л ә т б и р д и н а

 

«КУ» 11, 2024

Фото: unsplash

Теги: татарча шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев