Логотип Казан Утлары
Кардәш халыклар әдәбиятыннан

Тулган ай әкияте

Чит телләрдә адаштым... Кошлар килеп таптылар. 

Шагыйрь, галим-тюрколог, фольклорчы, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Бронтой Бедюров хәзерге Алтай Республикасының Онгудай авылында 1947 елда дөньяга килгән. Өлкәнең милли мәктәбендә урта белем алгач, ул укуын башта Таулы Алтай педагогика институтында, аннары Мәскәүдә М.Горький исемендәге Әдәбият институтында дәвам итә, СССР Фәннәр академиясенең Шәркыять институтында аспирантура тәмамлый. Укуын тәмамлап, туган ягына кайткач, бераз вакыт өлкә газетасында эшләп ала, Таулы Алтай радиокомитеты һәм Язучылар берлеге җитәкчесе була. 1990 елларда Бронтой Бедюров республика парламентында хезмәт итә, аннары матбугат һәм мәгълүмат комитеты башлыгы итеп билгеләнә. Ул Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре (1994), Алтай Республикасының Халык язучысы. Алтай Республикасының Г.И.Чорос-Гуркин исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты. Таулы Алтай шәһәрендә яши.
 

Ястык итеп язымны,

Ятам мин күккә карап.

Җылы сүзләр табалмыйм...

Җил, сагышымны тарат.

Серле, сихерле сүзләр

Йөри колак янымда.

Тотам дип кулым суздым –

Очты-китте тагын да.

Баш очымда, биектә

Илемнең тау-ташлары.

Күзләремнең төбендә

Илемнең аккошлары.

Күзем ачам,

Күзем йомам...

Тыңлыйм күкнең тавышын,
Кошлар оча,

Кошлар кайта.

Барысы – илем кошы!

Ап-ак көмеш канатлар

Җилгә тиеп сызгыра.

Телләремә алтайча

Иң кадерле сүз куна.

Яшел ястык язымны

Онытып кошлар санадым.

Кошлар булып кайтучы

Сүзләремне таныдым.

Җанымдагы сагышлар

Яшькә кушылып актылар.

Чит телләрдә адаштым...

Кошлар килеп таптылар. 

Бронтой  Бедюров 

Алтайчадан

Разил ВӘЛИЕВ тәрҗемәсе

 

"КУ" 11, 2021

Фото: pixabay

Теги: шигърият поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев