Туган җир белән сөйләшү
Көнчыгыштан кояш чыкты, сәлам бирде, Бәхетле мәл: шигырь туды шулчак җанда.
Сагыныш Мохит кызы 1986 елда Казакъстанның Кызылорда
өлкәсе Казалы районы Майдакөл авылында туган. 2007 елда
Коркыт Ата исемендәге Кызылорда университетының
филология факультетын тәмамлый. Бүгенге көндә ул – казакъ
теле һәм әдәбияты укытучысы.
2019 елда «Сырүя» исемле җырлар җыентыгы дөнья күрә.
Көнчыгыштан кояш чыкты, сәлам бирде,
Бәхетле мәл: шигырь туды шулчак җанда.
Кулымда ак каурый каләм: язам, язам,
Күзем күргән һәр мизгелем, әйе, алда.
Күгем кебек ерак булды хыялларым,
Тыңлап барамын кәс-кәс кенә басканым.
Мин әле дә үзем өчен борчылмыймын,
Уемда хәле үз халкымның, башканың...
Янам барлап тарихым чын йөрәктән,
Күпме көнем үткән шулай, ел үткән.
Мин бер кызың, халкым, сине яраткан,
Илем диеп яшим элек-электән.
Җилең булыйм микән әллә, әй дала,
Халкымның бит мөлкәт, нары син генә.
Кара җирем – минем кара байлыгым,
Бер карышын бирмәм ятка, чигенмәм!
Тауларың да, үрләрең дә – минеке,
Җилләрең дә минеке бит, комың да.
Әйтерсең лә баштагы таҗ һәр үрең,
Далада ятар мөлкәт инде чынында!
Йә, исәнме, маңгаемнан үпкән җил,
Бабаларым йорты – далам – минем ил.
Дала сөяр ак нурга гашыйк җан булсаң,
Җырлыйк бергә, янәшәрәк, әйдә, кил!
С а г ы н ы ш
М о х и т к ы з ы
«КУ» 10, 2024
Фото: unsplash
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев