Логотип Казан Утлары
Кардәш халыклар әдәбиятыннан

Төннәрен дә, көннәрен дә...

Ахырда булсын җиһанда Яктылык тантанасы!

Төннәрен дә, көннәрен дә

Кулымда каләм ныкка,

Үзгәрми ышаначакмын

Гаделлек, яхшылыкка.

Бу инану ярдәм итсен,

Юк әле уфтанасы.

Явызлык авызлыкланып,

Ахырда булсын җиһанда

Яктылык тантанасы!

Якутчадан Ленар Шәех тәрҗемәсе

"КУ" 05, 2018

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев