Логотип Казан Утлары
Кардәш халыклар әдәбиятыннан

Таза җан

«Нәрсәдә дип бу яшәүнең мәгънәсе?» – Сорау бирә бик еш Хода бәндәсе...

«Нәрсәдә дип бу яшәүнең мәгънәсе?» –
Сорау бирә бик еш Хода бәндәсе...
Төрле булган кебек җирдә һәрбер җан,
Үзенчә бер җавап таба һәр инсан.
Кемгә – рухи байлык яшәү мәгънәсе,
Мал җыюда кайсыныңдыр фәтвасы.
Рәхәт гомер сөргән җирдә кем генә?
Кемдер тели җитәкчелек итәргә.

Алдамаган, урламаган, атмаган,
Акча өчен дип намусын сатмаган,
Хәләл эшләп, күпме кыен ашаган,
Шул инсан бу җирдә дөрес яшәгән.
Ата Йортын, туган илен бик сөйгән,
Милләтенең кайгысына бик көйгән,
Кирәк чакта Ата Йортын саклаган,
Ана телен, таза динен яклаган,
Бер Аллаһның берлегенә инанган,
Ул инсанда, һичшиксез, сау-таза җан.

 

Ф а т ы й м а
К а р а б а ш е в а ( У з д е н о в а )

Рафис КОРБАН тәрҗемәсе

«КУ» 07, 2024

Фото: архив

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев