Логотип Казан Утлары
Кардәш халыклар әдәбиятыннан

Тауларга яңгыр явачак

Болытлар диңгезгә ташланды, Бүген кич яварлар тауларга.

Болытлар диңгезгә ташланды,

Бүген кич яварлар тауларга.

Ирешер гарешкә һәр догаң,

Капусын күкләрең ачар да.

Яңгырлар коелыр бүген кич

Бар кеше йөгерер тирмәгә.

Бер мәҗнүн кулларын күтәрер

Иң изге теләген теләргә.

Агылыр һәркем дә өенә,

Тауларда эрер бар гүзәллек.

Киткәннәр, килгәннәр Тәңре, ди,

Тирмәнең түренә тезләнеп.

Талышның өстендә – болытлар,

Диңгезгә ятарлар бу кичә.

Капусы ачылмас күкләрнең

Ак йөзле гүзәлне күрмичә. 

Әкбәр  Гошалы 

Азәрбайҗан теленнән

Рифат СӘЛАХ тәрҗемәсе

Фото: pixabay

Теги: шигырь шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев