Логотип Казан Утлары
Кардәш халыклар әдәбиятыннан

Ташлар

Таш йөрәкле кеше булса булыр, Тик таш түгел ташның йөрәге!

Йортыбызның байлыгы сез, ташлар!

Сабан да юк бездә, иген дә.

Сез ятасыз хәтта түбәсендә

Без яшәгән сакля-өйнең дә.

Саклагансыз безне җил-давылдан,

Явымнардан саклап торгансыз.

Сездән савыт-саба ясаганнар,

Сез таулыга түшәк булгансыз.

Тау-таш арасында яшәгәннәр

Үзләштергән тормыш хәйләсен:

«Сөт сыгабыз таштан», – дигән сүзнең

Яхшы белә алар мәгънәсен.

Йөрәксез дип, сезне кем әйткәндер?!

Белми, димәк, сезне ул бәндә.
Сез ишелеп хәбәр китергәнсез,

Таулыларга хәтәр килгәндә.

Ышыклыйсыз җәйге челләдән сез,

Җылыткансыз кышкы кичтә сез.

Ач сабыйлар күңелен күрер өчен

Сез бәрәңге булып пешкәнсез.

Сер саклыйсыз, берни сөйләмисез,

Кайгы күрсәгез дә, дәшмисез.

Зиратларның тынычлыгын саклап,

Кабер ташы булып яшисез.

Ник кешегә таш йөрәкле, диләр?

Шундый булыр ирнең сирәге.

Таш йөрәкле кеше булса булыр,

Тик таш түгел ташның йөрәге!
 

Тәнзилә  Зумакулова 

Балкарчадан Рафис КОРБАН тәрҗемәсе

 

"КУ" 01, 2022

Фото: pixabay

Теги: шигърият татарча шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев