Логотип Казан Утлары
Кардәш халыклар әдәбиятыннан

Таргу тауга менгәндә

Таргу тауның итәгендә мазар. Ерак заманнардан калганнар – Каберләрнең тынычлыгын саклап, Сафка баскан сыннар-балбаллар.

Баһаветдин Әнвәр улы Аджиев (1950) – Дагстанның халык
шагыйре, драматург, тәрҗемәче. Кумык телендә иҗат итә.

Таргу тауның итәгендә мазар.
Ерак заманнардан калганнар –
Каберләрнең тынычлыгын саклап,
Сафка баскан сыннар-балбаллар.
Бормалары гарәп язуының
Саклый нинди тарих серләрен?
Кичкәндер ул ташлар, уылмыйча,
Дәверләрнең хәтәр җилләрен.
Таш улаклар буйлап ярсып ага
Таргу тауның ташкын елгасы.
Теш сындыра торган салкын суын
Кувшин алып ташый тау кызы.
Тирәсендә кумык авыллары –
Казанышы, Эндрей, Кёстеге.
Таргу тауда шушы авылларның
Егетләре бәхет эстәгән.
Таш түбәсен күккә терәп, Таргу
Серен чишә Хазәр-диңгезгә.
Нинди серләр шулай саклыйсың син?
Яшермичә сөйлә син безгә.
Сөйлә безгә кумык авылларын
Яулар өчен килгән ханнарның
Башларына
биек Таргу тауның
Түбәсеннән ташлар яуганын.

Стенька Разин атлы башкисәрнең
Яу чапканын сөйлә син безгә.
Ничек итеп аның олакканын
Каеклары белән диңгезгә.
Искә төшә бик еш Шавхал Чопан,
Аның улы батыр Солтанмут.
Таргуның һәр Шавхалы – генерал!
Махти бәге аның – аткан ут!
Таргу – Хәзәр каһанлыгы ядкаре,
Бер бизәге кумык җиренең.
Китаплардан тулыр иде киштә,
Әгәр язсак бөтен сереңне.

 

Б а һ а в е т д и н
А д ж и е в

 

«КУ» 09, 2024

Фото: unsplash

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев