Логотип Казан Утлары
Кардәш халыклар әдәбиятыннан

Таатта елгасы рухы

Сер тулы карашлы күзләре. Талларым аркылы сузылган Сызылган таңнарның нурларын Каршылыйм мин синдә, үзәнем!

Тәңрегә оедым нурланып,
Таатта – җаныма якын сүз.
Баш иям, бил бөгәм җиргәчә,
Хисләрем ургыла шундый үз...
Үткәннән, тарихтан кайтаваз,
Бүгенге көнемнән күләгә –
Әфсендәй укмашкан фатиха,
Камлаучы сүзләре гүя ки.
Алардан аламын дәрт-дәрман,
Вөҗүдем тазарталар тәмам:
Алампа, Кулаковский, Оюнский.
Уранхай-сахалар – бөекләр,
Даннары тарала еракка.
Тааттаның суларын татыган,
Шул суда чыныккан ир-атлар.
Мин, каршы ярларны табалмый,
Урадым Тааттаны озаклап...
Күзләрем алалмыйм Тааттадан,
Ул гүя хатын-кыз, тулгагы тотылган,
Сер тулы карашлы күзләре.
Талларым аркылы сузылган
Сызылган таңнарның нурларын
Каршылыйм мин синдә, үзәнем!

Фәнил Гыйләҗев тәрҗемәсе

 

«КУ» 05, 2025

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев