Логотип Казан Утлары
Кардәш халыклар әдәбиятыннан

Шопен

Дәрт тә бирә, көч тә бирә Шопен язган көйләр. Шул көйләрдә язылалар Йөрәктәге җөйләр.

Авыр эшләр башкарганда
Ярдәм итә Шопен.
Канатланып китәмен дә
Уйлап куям: «Шәпмен!»
Пианистның бармаклары
Гүя чәчә очкын.
Илаһи бу музыкадан
Китәсең күк очып!
Бар дөньяны кочып!
Дәрт тә бирә, көч тә бирә
Шопен язган көйләр.
Шул көйләрдә язылалар
Йөрәктәге җөйләр.

 

Т Ә Н З И Л Ә  Д Ә Ү Л Ә Т Б И Р Д И Н А

«КУ» 11, 2024

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев