Логотип Казан Утлары
Кардәш халыклар әдәбиятыннан

Шәһәр романсы

Туган телен оныткан калада Әверелә халык төркемгә.

Туган телен оныткан калада

Әверелә халык төркемгә.

Нәрсә булыр, Ходай, безнең белән,

Соңгы шагыйрь үлсә бер көндә?

Ватан кирәкме соң бу узгынчы,

Үткән-саткан әтрәк-әләмгә?

Һичберкайчан! Аларның бит күптән

Чүп-чар белән башы әйләнгән.
Йөрәк һәм җан бары буш авазга

Әверелгән мескен бу илдә,

Тормыш җырын күптән карак җырлый,

Саз кылларын угры чиертә.

Хәерчене сәнгать кызыктырмый.

Ул ят нәрсә аның ишегә.

Фәкыйрь, мескен, кәфенлек дип чаба...

Ә ул җитми бөтен кешегә.

 Аварчадан Рафис КОРБАН тәрҗемәcе
 

"КУ" 09, 2021

Фото: pixabay

Теги: шигырь шигърият поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев