Логотип Казан Утлары
Кардәш халыклар әдәбиятыннан

Шомырт ботагыннан җәя бөктем...

Үкенергә хәзер бик соң бугай, Яшьлегемне озаттым мин шулай.

Шомырт ботагыннан җәя бөктем,
Ефәк җепне үреп, кереш иттем.
Ук ясадым, ут көйдереп очын, –
Йөрәгемне яктым шуның өчен.
Эш беткәч тә, җанга шатлык тулды,
Иңгә канат үскән кебек булды.

Атландым да тимеркүк атыма,
И, җилдердем бар куәтемә.
Очты угым, иңләп бу дөньяны,
Әлегәчә табалмадым аны.
Үкенергә хәзер бик соң бугай,
Яшьлегемне озаттым мин шулай.

Ркаил ЗӘЙДУЛЛА тәрҗемәсе.

"КУ" 01, 2021

Фото: pixabay

 

Теги: шигырь шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев