Шәмгә карыйм, дуслар. Һәм көнләшәм

Шәмгә карыйм, дуслар. Һәм көнләшәм –
Нур өләшә янып беткәнче.
Утта янып, үзе һәлак була,
Янып төшә төпкә җиткәнче.
Караңгыда аймалышта калып,
Уй-фикер тик табам, дип бары
Кеше шәмне бар иткәндер юктан –
Рухы күтәрелгән югары.
Шул шәм кебек янып беткәндә дә,
Бер мизгелгә калсын нурларым!
Сэмэн Тумат
Ркаил Зәйдулла тәрҗемәсе
"КУ" 06, 2021
Фото: pixabay
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз