Логотип Казан Утлары
Кардәш халыклар әдәбиятыннан

Сер итеп саклыйк без үткән юлны...

Җил буйлап көлне Үзең тараттың...

Белмим, нигәдер,

Сүнгәчтен учак,

Өем катына

Килдең син берчак.

 

Ә язмыш-учак

Салды канатын.

Җил буйлап көлне

Үзең тараттың.

 

Сер итеп саклыйк

Без үткән юлны,

Читләр кермәсен... –

Буласы булды.

 

Көннәр артыннан

Көннәр атлады.

Учак урынын

Үлән каплады.

 

Ишегалдымнан

Кит әле торып...

Шул үләннәрне

Таптаудан курык.

Наталья Харлампьева

Якутчадан Ленар ШӘЕХ тәрҗемәсе

 

"КУ" 5, 2018

Фото: pixabay

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев