Логотип Казан Утлары
Кардәш халыклар әдәбиятыннан

Саха мәхәббәте

Күзне дә ачкысыз бураннар, Салкыны тыныңны куыра... Яратыр өчен бу ватанны, Кирәктер тик саха булырга.

Н.Мординовка

Мин саха анадан туганмын,
Шуңа да мин саха булганмын.
Очсыз да кырыйсыз далалар
Бар җирдә,
Мин беләм,
Вәләкин
Арылах аласы* күңелдә,
Бер бәйрәм – саханың җәйләве.
Бер татлы төш кебек бу якта
Яшәве,
Били ул җанымны,
Гөл үсә гүя туң туфракта,
Салкыны кайната канымны.

Урманда көртлекләр гөлдерди,
Сикерә балыгы күлләрдә.
Күңелдә шул хакта җыр йөри –
Телим мин дөньяга сөйләргә.
Ул җырда егетләр солтаны
Ил өчен кыладыр батырлык.
Ул җырда кызларның карашы –
Нур итеп йөрәккә салырлык.
Һәм йортта балалар ду килә,
Көләч, саф авазлар яңгырый.
Баласыз калган йорт – буш дөнья,
Теленнән язган бер кыңгырау.
Саха мин, яшәвем сахача,
Сахача уйлыйм һәм җыр көйлим.
Җәй җиткәч Ысыах* бәйрәме –
Кылысах** булып, бер түгелим.
Олонһо – үзе бер океан,
Нинди тел байлыгы аңарда!
Югалтсам, җуйсам шул байлыкны,
Хыянәт итәрмен анама.
Күзне дә ачкысыз бураннар,
Салкыны тыныңны куыра...
Яратыр өчен бу ватанны,
Кирәктер тик саха булырга.

* Алас – әрәмәлек, алан.

* Ысыах бәйрәме – якутларның җәй бәйрәме.
** Кылысах – тамак төбе белән җырлана торган җыр.

Семен Данилов

Ркаил ЗӘЙДУЛЛА тәрҗемәсе.

"КУ" 06, 2021

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев