Саха кардәшләребезнең таң йолдызы

Советлар Союзының барлык республикаларында да әдәби журналлар узган гасырның 20 нче елларында чыга башлый. Киләсе елның маенда безнең «Казан утлары» журналының беренче саны басылып чыкканга 100 ел тула. Быелның октябрендә исә Якутия (Саха) Республикасында чыгучы «Чолбон» журналы үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. «Чолбон» сүзенең мәгънәсен аңлагансыздыр – бу төрки сүзне без «чулпан» дибез. Таң йолдызыбыз. 

Язучылар берлегендә эшләгәндә, миңа элекке СССРның барлык тарафларына (БДБ илләре) таралып яшәгән һәм Төркиядә гомер итүче төрки туганнарыбыз белән күп очрашырга, аралашырга насыйп булды. Үзебезнең Казанда да кардәш язучыларыбызны җыеп, берничә фестиваль, семинарлар үткәрдек. Аеруча истә калганы һәм нәтиҗәлесе – 2015 елда үткәрелгән Халыкара төрки яшь язучылар семинары. Анда төрек, кырым татары, азәрбайҗан, казакъ, балкар, кумык, тыва, башкорт, якут яшьләре үзара аралашып дуслаштылар. Шул очрашулар кардәш язучыларыбызның киләчәк тормышы, эшчәнлеге өчен бер трамплин, этәргеч булып калды һәм берлекләрдә җитәкчеләр алмашынгач, бигрәк тә эш башына ул чактагы яшьләр килгәч, яңа бер эчтәлек белән дәвам итә. Татарстан белән Якутия Язучылар берлекләре арасындагы хезмәттәшлек аеруча нәтиҗәле бара, дияр идем. Якутиядә һәр ике ел саен үткәрелә торган «Зур кар бәйрәме» дип исемләнгән Халыкара поэзия фестивалендә татар шагыйрьләре дә катнаша башлады. Рөстәм Галиуллин, Ленар Шәех, Рифат Сәлах, Ркаил Зәйдулла, Газинур Моратлардан соң, быелгы фестивальгә катнашырга Рүзәл Мөхәммәтшин белән миңа да бәхет елмайды. Электән танышып, аралашып калган күп дусларны очраттык. 

«Сүз башым бит шүрәле!» дигәндәй, «Зур кар бәйрәме»ндә катнашу тәэсиреннән чанам шуып, темадан читкә салулап алып кереп китте бугай. Менә шул шигырь бәйрәмен эзлекле рәвештә алып баручы якут туганнарның «Чолбон» журналы чыга башлауга октябрь аенда 95 ел булган. Якут телендә беренче әдәби журнал ВКП(б)ның Якутия бюросы махсус карары белән, 1926 елның октябрендә ЯАССР Мәгариф һәм сәламәтлек саклау халык комиссариаты белән «Саха омук» мәдәни-агарту җәмгыяте органы буларак чыга башлый. Аның беренче редакторы якут әдәбиятының нигез ташларын салучыларның берсе А.И.Софронов була. Журнал чыгаручылар арасында шулай ук язучылар В.Н.Леонтьев, А.Ф.Бояров, А.А.Иванов-Кюндя да була. ВКП(б) Үзәк Комитеты 1928 елның 9 августында кабул иткән «Якутия партия оешмасы турында» карары нигезендә «Чолбон» журналының редакция составы тулысынча репрессияләнә. А.И.Софронов сөргенгә җибәрелә. Ләкин журнал чыгудан туктамый, ул чактагы Якутия язучылар оешмасы җитәкчесе П.А.Ойунский бу эшне үз кулына ала. Югарыда әйтелгән карар шактый озак вакытлар әле әдәби журнал өстендә кара шәүлә булып эленеп тора. Журналның исемен дә алыштырып карыйлар. 1930-1938 елларда ул «Кыһыл ыллык» («Кызыл сукмак») исеме белән, 1938-1940 елларда «Матур әдәбият» дигән исемдә альманах буларак чыгарыла. 

1939 елда Якутия Язучылар берлеге оеша. Шуннан соң 1940 елда калын журнал берлекнең органы буларак, «Хотугу сулус» дигән исем белән дөнья күрә башлый, 1943 елда альманах рәвешендә чыгарыла. Бер үк вакытта ул «Полярная звезда» дигән исем белән урыс телендә дә басыла. 1999 елда басмага яңадан беренче исеме кайтарыла. 95 ел эчендә «Чолбон»да бик күп әдәби әсәрләр, публицистик чыгышлар, очерклар һәм мәкаләләр, тәнкыйди һәм әдәби-гыйльми тикшеренүләр, тарихи материаллар, язучыларның әдәби портретлары, төрле халыкларның әдәбияты дөнья күрә. «Әдәбиятлар дуслыгы – халыклар дуслыгы» дигән рубриканың әһәмияте аеруча зур. Әлеге сәхифәне Семён Данилов Якутиянең Язучылар берлеген җитәкләгәндә башлап җибәргән, аның рухи кыйммәтләр алышу тәҗрибәсендәге роле бәһаләп бетергесез. 

Әдәбиятка яңа талантлар килә, «Чолбон»да яңа исемнәр барлыкка килә. Журнал редакциясе түгәрәк өстәл тирәсендә әдәбият турында фикер алышулар оештыра, шигырьләр, хикәяләр, очерклар бәйгеләре үткәрә. Укучылары белән очрашуларга чыга. 2018-2019 елларда берничә тапкыр «Чолбон» журналының швед өстәле» дигән ярминкә-акция оештырган. 2015 елдан алып, олысларның һәм шәһәрләрнең әдәби берләшмәләре әгъзаларының әсәрләрен түләүле нигездә «Сэмсэ» дигән кушымтада бастырып бара. 

Бүген «Чолбон»ның баш редакторы булып Гаврил Андросов эшли. Якут телендә аның исеме Хабырыыс Ондороос дип яңгырый. Хабырыыс – 2015 елда Татарстан Язучылар берлеге оештырган Халыкара төрки яшь язучылар семинарында катнашкан ике яшь якут язучысының берсе. Ул чагында ул Якутия (Саха) Республикасының Яшьләр эшләре һәм гаилә сәясәте министрлыгында эшли иде. Хабырыыс шулай ук Якутия Язучылар берлеге идарәсе рәисе урынбасары булып тора. 2018 елдан – Россия Язучылар берлеге идарәсе сәркатибе. Безнең семинарга килгән егетләрнең икенчесе – Рөстәм Каженкин. Рөстәм дә, Хабырыыс та 1985 елда туган егетләр. Икесе дә 2007 елда М.К.Аммосов исемендәге Якут дәүләт университетын тәмамлаганнар. Рөстәм – Якутия Язучылар берлегенең яшь язучылар советы җитәкчесе. Университеттан соң укытучылык һөнәрен сайлаган. Бүгенге көндә Якутск шәһәрендәге «Айыы кыһата» («Иҗат остаханәсе») милли гимназиясендә тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшли. 

Якутиядә Язучылар союзлары икәү. Аның берсе Якутия (Саха) Язучылар союзы дип йөртелә. Идарә рәисе булып, 2003 елдан бирле Наталья Харлампиева тора. Икенче оешма – Саха (Якутия) Язучылар союзы, җитәкчесе – Иван Мигалкин. Иван Васильевич белән еш кына Мәскәүдә Язучылар берлекләренең халыкара оешмасы (МСПС) җыелышларында очраша идек. Ул заманында Мәскәүдә, безнең Разил Вәлиевләр белән бергә М.Горький исемендәге Әдәбият институтында укыган. И.Мигалкин 2017 елда минем 60 яшьлек юбилеемда катнашып, институттан соң 40 ел үткәч, Казанда үзенең сабакташы Разил Вәлиев белән очрашуын сәхнәдән тәэсирләнеп сөйләгән иде. Мин Иван Мигалкинның балалар өчен шигырьләрен татарчага тәрҗемә иттем, ул Казанда аерым китап булып басылып чыкты. 

Бу язманы 95 ел буе Якутия (Саха) язучыларының әсәрләрен бастырып дөньяга танытучы журналлары «Чолбон»ның олуг юбилее уңаеннан, якут дусларыбызны тагын бер кат искә төшереп, аларны шушы бәйрәмнәре белән котлап язарга ниятләгән идек. Кунак ашы – кара каршы, диләр бит. Киләсе елның апрелендә, Тукай туган көннәрдә үз журналыбызның юбилей тантаналарында якут дусларыбызны да бәйрәм табыныбыз түрендә күрербез дип өметләнәбез.
 

 

"КУ" 11, 2021

Фото: архив

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: