Ромашка

Бала чакларда, язлар җиткәч, без
Гиздек болын-тау. Чәчкә-гөлләрем,
Сезнең арадан мин бер гүзәлне –
Ромашка – сине, сине эзләдем.
Бәйләдек синнән матур гөлләмә,
Чәчкә куярга такыя үрдек.
Бәрхет чирәмгә сузылып ятып,
Җырлар көйләдек. Без – гамьсез идек.
Яшь йөрәкләрне сөю ялкыны
Ялмап алганда, син – сердәш идең.
Без тәүге тапкыр саф сөю юрап,
Өзгәли идек таҗларың синең.
Ул чактан күпме еллар кичсәк тә,
Тәүге хисләргә булмаган берни.
Барча теләкләр чынга ашмады,
Ә җанда өмет һаман да көйри.
Кайчак мавыгу сөюгә охшаш –
Җан өзгәләнә билгесезлектән.
Сораулар белән чигелә хисләр:
«Сөя микән ул? Ярата микән?»

Фәнил ГЫЙЛӘҖЕВ тәрҗемәсе

 

"КУ" 4, 2020

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: