Логотип Казан Утлары
Кардәш халыклар әдәбиятыннан

Поезд тавышы

Син берьялгыз. Сабыр. Чыда. Түз...

И мосафир,

Бу шәһәрдә синең

Кемең дә юк,

Һичбер таныш йөз.

Ярың да юк кайгың бүлешергә,

Син берьялгыз. Сабыр. Чыда. Түз.

Ишетелсә поезд тавышлары,

Үзәкләрне өзеп кичләрен.

Күзләреңнән ике чишмә кебек

Агып чыгар төсле яшьләрең.

Рәмис Аймәт тәрҗемәсе.

"КУ" 11, 2019

Фото: pixabay

Теги: шигырь шигърият поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев