Логотип Казан Утлары
Кардәш халыклар әдәбиятыннан

Олонһо тәмам булгач

Ачык тәрәзәдән ишетелде Бүгенгенең хәтәр авазлары.

Тынып калды арган олонһосут,
Олонһоны җырлап бетерде дә...
Гаип булды кинәт баһадирлар,
Шул гадәти тормыш тагын җирдә.
Гап-гадәти тормыш тирә-якта,
Җиңел түгел әмма биредә һич.
Олоңхода дошман – күз алдында,
Монда кайчак дус-дошманың бер иш.
Уклар очмый, ат кешнәми инде...
Гап-гадәти тормыш. Ләкин чында
Заман күпкә катлаулырак бүген,
Агулы сүз йөри хәзер кында.
Яраласа исән калулары
Күпкә кыен халык, ил каршында.
Күзгә күренмәс бер көрәш бара,
Күмеп китә безне кургашындай.
Котылырга мәкер җәтмәсеннән
Тырышабыз таңнан таңга хәтле.
Алышабыз нахак бәла белән,
Коткара тик Ходай мәрхәмәте.
Шушы яуда җиңеп чыккан кеше
Алып түгелме соң исән калган?
Ә үзе бит гап-гадәти бәндә,
Күкрәген дә калкан капламаган.
Олонһоны җырлап тәмамлады
Олонһосут... Ул шул тарих бары.
Ачык тәрәзәдән ишетелде
Бүгенгенең хәтәр авазлары.

Ркаил Зәйдулла тәрҗемәсе

"КУ" 06, 2021

Фото: pixabay

Теги: шигырь шигърият поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев