Логотип Казан Утлары
Кардәш халыклар әдәбиятыннан

Ни кыен бар?..

Ни арзан бар, уйнау белән көлүдән, Ни кыйбат бар, кеше серен белүдән?

Мең үзгәргән куанычтан, кайгыдан,

Ни кыен бар, кеше җанын аңлаудан?

Мин киләмен үз җанымны аңламый,

Берчә салкын, берчә ялкын-ут гәүдәм.

 

Ни арзан бар, уйнау белән көлүдән,

Ни кыйбат бар, кеше серен белүдән?

Мин тырышам үз серемне белергә,

Искә алам бозылган елларымны:

 

Кичә бозып үкендем мин бүгеннән.

Кешеләрнең җаны белән йөрәген

Аңлар идем, белер идем теләген.

Аңласам, шат булыр идем, тик менә

Кояш төнне яктыртмады төнәген.

 

Иртәгә ни булыр, бүген әле мин

Үз-үземә яхшы ук күренәмен.

Кәлтә шикелле үзгәртә йөзләрен,

Төшенмимен кылыгына бәндәнең.

 

Бергә-бергә бер елаган, бер көлгән

Якыныңның ят булырын кем белгән.

Кешеләрне аңлый алмый йөрдем мин,

Аны аңлау мөмкин түгел, белдем мин...

Роберт Миңнуллин тәрҗемәсе.

 

"КУ" 09, 2017

Фото: pixabay

 

Теги: шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев