Логотип Казан Утлары
Кардәш халыклар әдәбиятыннан

Мөәзингә

Иманга килә бар тараф Син дога укыганда.

Ирина Шәрәфәтдин кызы Узденова – карачай шагыйре, Карачай-Черкес Республикасының халык шагыйре, күпсанлы китаплар авторы. Шигырьләрен рус телендә яза. Журнал укучыларына шагыйрәнең берничә шигырен тәкъдим итәбез.


Базар мәйданы өстендә

Җырлы сүрәләр вәзен

Яңгырата бар тарафка,

Азан укысаң, мөәзин.

Сихерләнеп, Ай нурлана

Син сүрәләр укысаң.

Синең тавыш җиде кат күк

Капусын ача сыман.

Синең аһәңдә тәм-томнар,

Хушбуйларның хуш исе.

Тавышыңның йомшаклыгы

Аккош мамыгы төсле.

Кышын да ул бәрхет кебек,

Җәйләрен – атлас сыман.

Бар гаугалар кала тынып,

Синең саф тавышыңнан.

Иманга килә бар тараф

Син дога укыганда.

Язмышларны буйсындырган

Көчләр бар бу догаңда.

Кояштан иртә торасың,

Соң ятып, син йокыңнан.

Кешеләр килеп көч ала

Синең йөрәк утыннан:

«Аллаһының барлыгын һәм

Берлеген танып, иман

Китерегез! Аллаһ сезне

Ярлыкар үзе аннан!..»
 

Ирина  Узденова 

Рафис КОРБАН тәрҗемәсе

 

"КУ" 02,2023

Фото: unsplash

Теги: шигърият поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев