Мәхәббәт парады

Талчыбыктай зифа бер кыз иде,

Хәзер ул – сәүдәгәр хатыны.

Симергәндер, бәлки, мичкә кебек,

Ишетелми – бер дә юк тыны.

Бер күрәсем килә аны кабат,

Барып кына җитеп булмый шул.

Шаяраммы? Түгел. Ни дисәң дә,

Иң беренче ярым иде ул.

 

Икенчесен – миннән өлкәнрәген –

Мүнәввәрне уйлап җан яна.

Биек койма аша йортларына

Хатлар ташлый идем мин аңа.

Ул хатларны укып, эче катып

Көлә иде җәйге кичләрдә.

Шул чакларны искә аламын да,

Оятымнан белмим нишләргә.

 

Бер үк мәхәлләдә яшәгәне –

Халидә атлы иде анысы.

Бергә уйнап үстек, диварларга

Исемнәрне яздык акбур белән –

Балачакның матур «йоласы».

 

Дүртенчесе азгын хатын иде

(Чү, йөрәгем, зинһар, ярсыма!),

Беркөнне ул хәтта шыр ялангач

Килеп басты минем каршыма.

Инде бик күп еллар үтсәләр дә,

Оныта гына алмыйм мин аны.

Еш кына ул төшләремә керә,

Оныттырып бөтен дөньямны.

 

Бишенчесе... Хәер, ул хакта мин

Теләмим дә хәтта сөйләргә.

Алтынчысы-ы-ы? Менә аның өчен

Риза идем хәтта үләргә.

 

«Нуриннисам!», диеп, яратып кына

Дәшә идем аңа, чын әгәр.

Кара кашым, сылуым, асыл ташым,

Килсә иде синнән бер хәбәр!

Ах, Нуриннисам минем, Нуриннисам,

Язылмыйча калган бер кыйссам!

 

Җиденчесе, Алия исемлесе,

Бер аксөяк нәселеннән иде.

Затлы мехлар, алмаз алкаларны

Ул миннән дә ныграк, ахры, сөйде.

 

Йөрәгемне ялкын ялмады,

Әллә нигә ул кыз күңелемә

Беркайчан да якын булмады.

 

Сигезенчесе дә – шул ук каннан,

Ләкин гаепләрнең барысын да

Гөнаһ булыр иде аңа гына

Сылтап калдыру Ходай каршында.

 

Кеше хатыныннан сафлык эзләү,

Булган кебек бер мәгънәсез шөгыль,

Авыру кешедән дә сәламәтлек

Таләп итү һич мөмкин эш түгел.

 

Тик һаман да оныта алмыйм шуны

(Оныта алмам кебек гомергә),

Нигә кирәк иде адым саен

Ялган сүзләр сөйләп йөрергә?..

 

Тугызынчысы Айтәт атлы иде,

Барда бии иде һәр көнне.

Теләсә кемнең колы иде шунда,

Бардан чыккач, ләкин янына ул

Якын җибәрмәде һәркемне.

Мине ташлап дөрес эшләде ул –

Унынчысы – акыл җимеше.

Әйтерсең лә мәхәббәт тә бары

Җилкуар һәм байлар өлеше.

 

Ике күңел бергә кушылганда,

Печәнлек тә, хәтта, киң сәйран.

Тән ялангач чакта икеңә дә,

Дөнья гүя олы бер хамам.

 

Баш-аягы белән эшкә чумган

Хатын иде унберенчесе.

Соң нишләсен? Залим хуҗасының

Колы иде, бер хезмәтчесе.

 

Лександра ярты төндә килеп,

Кала иде миндә таңгача.

Сәрхушләнә иде коньяк эчеп,

Иртән торып, йөгерә иде эшкә,

Ят күзләрдән ул кача-кача.

 

Соңгысына килик...

Беркемне дә шулай аның кебек

Якын итә алмадым һичкайчан.

Аны уйлап әле хәзергәчә

Хыял күкләремдә мин очам.

 

Хатын гына түгел, уйлап баксаң,

Чын кеше дә иде тормышта.

Кирәк түгел иде аңа байлык,

Мал-мөлкәтең хәтта ялгыш та.

 

«Их, без тигез һәм хөр булсак иде» –

Диеп, һәрчак янды, көйде ул.

Нәкъ тормышның үзен яраткан күк,

Кешеләрне ихлас сөйде ул.

 

Төрекчәдән Рәмис Аймәт тәрҗемәсе

Фото: pixabay

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: