Логотип Казан Утлары
Кардәш халыклар әдәбиятыннан

Мин агачтыр

Шундый уйдан гел дәртләнеп китәм, Үз-үземә һаман үсү теләп!

Мин агачтыр – сынган ботагымның
Урынына үсә яңа ботак.
Гел яңарып торырмындыр шулай,
Язмыш балталары торса ботап.
Мин үлгәч тә ауган урынымда
Тамырларым бирер үсентеләр.
Шундый уйдан гел дәртләнеп китәм,
Үз-үземә һаман үсү теләп!

 

Т Ә Н З И Л Ә  Д Ә Ү Л Ә Т Б И Р Д И Н А

Рафис Корбан тәрҗемәсе

 

«КУ» 11, 2024

Фото: unsplash

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев