Логотип Казан Утлары
Кардәш халыклар әдәбиятыннан

Үләннәре корып кипкән даланың...

Һәм арада якын дустың кул сузса, Дус кадерен менә шунда күрәсең.

Үләннәре корып кипкән даланың

Уйсыз җилләр ап-ак түшен тырмалый.

Хәлсез яткан яшь хатындай даламны

Кайнар җилләр төрле яктан кармалый.

Һәм корыган камышларның куллары

Күккә карап яңгыр сорап сузылган.

Аңа карап яумадылар яңгырлар,

Эсселектән дала яме бозылган.
Әмма бермәл күктә болыт җыелып,

Яңгыр яуса, чүл баткакка әйләнә.

Дала кошларының шатлык авазы

Яшәү дигән назлы сүзгә бәйләнә.

Әнә шулай яшәү авыр чагында,

Игелекне башкалардан көтәсең,

Һәм арада якын дустың кул сузса,

Дус кадерен менә шунда күрәсең.
 

Нугайчадан Рафис КОРБАН тәрҗемәcе
 

"КУ" 09, 2021

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев