Куана бел

Ни сөенеч – бар азат ватаныбыз!

Артта калды иңнәрне баскан коллык!

Күккә ашып җилферди байрагыбыз,

Башка илләр белән тигез ил булдык!

Сөен шуңа – бар шәрәфле телебез!

Бабаларның безгә изге мирасы!

Югалтмыйча безгә аны, кадерләп,

Гасырларга саклап алып барасы!

Ни сөенеч – бар киң иркен җиребез!

Дала, үзән, таулар, диңгез, күлебез!

Мактанабыз: бар дип бабаларыбыз,

Аларга тиң варисларын күрегез!

Сөен шуңа – хәзинәләр иле без!

Дөньяда иң бай илләрнең бере без.

Хуҗалары булыйк шушы байлыкның,

Чәчәк атсын күкрәп туган җиребез.

Ни сөенеч – тынычлыкта яшибез,

Ишек ачык – кунак булып керегез!

Дуслыктан да кадерлерәк берни юк,

Күршеләргә һәрчак ачык түребез!

Тарихыбыз ята төптә, тирәндә,

Җитте вакыт пәрдәләрен ачарга.

Озак йөрдек сәясәттә адашып,

Саташып һәм алданып гел юк-барга.

Йөрмәсәк тә һичкемгә «күз алартып»,

Берәүләргә куйдык без «тоз ялатып».

Онытмаслык иттек безнең холыкны,

Артыбыздан сөйләп йөрмәсләр артык.

Сөен шуңа – без өстәрәк барыннан,

Акылга без юл бирәбез иң алдан.

Күп кыенлык күреп үстек, чыныгып,

Кирәк чакта шуңа да без түзем, нык!

Тор еракта холкы яман затлардан,

Корткыч йөрер һәрвакыт чыгып алдан,

Рәнҗесә варисларга әгәр берәү,

Әйтер, бу дип, сөемнән сынык калган.

Чыкмасак та япа-ялгыз юлга без,

Юлдаш өчен тугры дус булганбыз.

Олы күчнең эчендә бер күч булып,

Ил бәхете өчен җиргә туганбыз.

Якты булыр киләчәге халкымның,

Сүнмәгәндә ут-учакның ялкыны.

Аллаһының күзе дөрес хәләлгә,

Юл ачар ул ак ниятле адәмгә.

Адашмыйча гына бәндә яшәмәс,

Юлын табар рухы көчле булганда.

Үсеп җиткәч, ана булыр кыз бала,

Буйга җиткән уллар булыр догада.

Куана бел, онытма син шуларны:

Яу сындырмас дус-ише күп булганны.

Хөрмәт күрер хөрмәт итә белгәннәр,

Яхшылыктан яхшы туар, дигәннәр.
 

Бәхтехуҗа Ишмөхәммәтов

Рафис КОРБАН тәрҗемәсе
 

"КУ" 08, 2021

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: