Логотип Казан Утлары
Кардәш халыклар әдәбиятыннан

Космоска беренче очучылар

Курку белмәс Күкне тәүге иңләүчеләр, Ә үзләре – гади генә кеше юкса…

(Бугаз җыруы өчен)
Космоста төп тойгы – кеше буларак шөбһәләнү.
Менә ул – кап-караңгы күк, шул караңгылыктагы
яп-якты йолдызлар... Һәм сиңа ни сәбәпледер шул
караңгылык куенына очарга кирәк.
Ю.Гагарин белән В.Высоцкий әңгәмәсеннән.

Чиксезлеккә оча берәү, югалганчы,
Дөм-караңгы күктә, берни күренмәгән.
Күз кысышып җем-җем килгән йолдызларга
Хыялында кемнәр генә үрелмәгән.
Әллә елап, әллә җырлап, бәрәкәтле,
Әмма ләкин ызгыш-гауга белән тулган
Җир-ананың куеныннан аерылып,
Күккә аша адәм заты – Җирдә туган.
Тәңресенә кайтарылган Гайсә сыман
Күккә аша, бөти итеп хачлы сынны.

Мәңгелекнең чоңгылына томырыла –
Бушлыгына киң галәмнең Җирнең улы.
Җәйгор сыман тоттырмаучы, ымсындыргыч,
Катып беткән хыял атлы перәннеге
Кызыл йолдыз алгарышын максат итә,
Һәм камчылый кызыл сүзнең егәрлеге.
Тамырыннан кубарылган гөлне җилләр
Айкаган күк, галәмгәчә оча Кеше!
Бетә бер мәл аның өчен ихтыяҗи
Терәү булган Җир-Ананың тарту көче.
Шөбһә били бар вөҗүден: чиксезлектә
Күргәннәре кеше аңын шомландыра,
Инкарь итеп, үҗәтләнеп, яфрак сыман
Очкан чакта билгесезлек чоңгылында.
Бөек фәһем ияләрен барларгамы?
Җабраилне күрергәме төп максаты?
Күккә ашты яңа Гайсә сыман берәү,
Булмаса да иңнәрендә үз канаты.
...Мәңгелеккә калды алар батыр булып,
Буйсынучы корыч әмер-боерыкка.
Гагариннар, Гастеллолар – Алтын йолдыз
Ияләре булып мәңге балкый күктә!
Курку белмәс Күкне тәүге иңләүчеләр,
Ә үзләре – гади генә кеше юкса…

 

«КУ» 05, 2025

Фото: unsplash

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев