Логотип Казан Утлары
Кардәш халыклар әдәбиятыннан

Хатын-кызларга багышлау

Хатын-кызлар теләмәсә — Җир әйләнмәс.

Хатын-кызлар теләмәсә — Җир әйләнмәс,

Кайсы ир-ат анасын һәм ярын сөймәс?

Хатын өчен корбан чалу кирәк түгел,

Сагышланган чакларында юата бел.

Зифа буй-сын, кара кашлар, коңгырт күзләр,

Ычкындырмыйк бу байлыкны ялгыш безләр.

Авыз ачып торсак, дошман кызык итәр:

Җилләр исәр — татар кызын урлап китәр.

Бу җиһанга елга тик бер килә язлар,

Ямьле язны яз иткән тик хатын-кызлар.

Кемгә — яулык, кемгә калфак килешеп тора,

Кемдер ялгыз, кемдер парлы — гаилә кора.

Иске гадәт — хатын-кызның кулын үпмәк,

Изге алар: хатын-кыздыр һәм дә икмәк.

Хатын-кызсыз нишләр иде ир-егетләр?

– Алар җирдә нур өстенә нур кебекләр.

Бала йөртә йөрәгенең нәкъ янында,

Кемнәр багар бу ананы картлыгында?

Без рәнҗетсәк, әйтеп әгәр ялгыш сүзләр,

Кичерегез, кичерегез, хатын-кызлар...

Җир әйләнсен, әйләнсен Җир... Хаклык шулдыр:

Сез булсагыз, җирдә яшәү мәңге булыр.

 

Кырым-татар теленнән Сания Әхмәтҗанова тәрҗемәсе

 
Сәйран СӨЛӘЙМАН (1979) — шагыйрь һәм прозаик; Кырым-татар һәм Евразия Язучылар берлеге әгъзасы. М.Кашгари исемендәге (Төркия) I Халыкара әдәби конкурс лауреаты. Симферополь шәһәрендә яши.
 
Фотода: Розалия Исхакова; kamaz.livejournal.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев