Логотип Казан Утлары
Кардәш халыклар әдәбиятыннан

Халкым минем

Бүләк итә кояш җиргә нурларын, Нурга төрә һәр инсанын дөньяның.

Кадрия (Кадрия Уразбай кызы Тимербулатова) – 1948 елның 22 мартында Дагстанның Нугай районы Терекле-Мәктәп авылында туган. Мәскәүдә Әдәбият институтын тәмамлаган. Беренче шигырьләре 1965 елда «Дала маягы» дигән район газетасында, «Туган җир» дип аталган нугай телендәге күмәк җыентыкта дөнья күргән яшь шагыйрә 1977 елда СССР Язучылар берлегенә кабул ителә.

1970 елларда аның бер-бер артлы Дагстан китап нәшриятында нугай телендә «Таулар үзәннән башлана» дигән, Карачай-Черкес китап нәшриятында «Сукмак», Дагстанда «Яшьлек җырлары», «Гаҗәпләнү» дигән җыентыклары басылып чыга. 1975 елда Мәскәүдә «Яшь гвардия» нәшриятында рус телендә чыккан «Ай елмаюы» китабы өчен Кадрия Дагстан автономияле республикасы комсомолы премиясенә лаек була. Шагыйрә Дагстан Язучылар Союзы идарәсе составына сайлана. Яшь язучыларның Бөтенроссия киңәшмәсендә, РСФСР Язучылар берлегенең алтынчы съездында катнаша.

1978 елда шагыйрәнең иҗаты чәчәк аткан бер вакытта, фаҗигале рәвештә, гомере  өзелә.                              

Бүләк итә кояш җиргә нурларын,

Нурга төрә һәр инсанын дөньяның.

Бер горурлык – халкым минем олы, дип,

Горурланам зурлыгына мин аның.

Халкым минем, хисабы юк дауларда

Атың саклап угылларың үлделәр.

Нәни халкым, шушы иркен Нугайда

Сине ялгыз сабый кебек күрделәр.

Күп нәрсәләр чыга безнең хәтердән,

Истән чыга элек ниләр булганы.

Зур халыкны кечерәйтә вакытлар,

Кечкенәсен олы итә уллары.

Бу дөньяда тагын булыр сугышлар,

Тагын туйга безне, заман, дәшәсең...

Бәхетлесең, халкым, һәрберебезгә

Кояш кебек җылы нурың чәчәсең.

 Үз гомерен багышлады кыз балаң

Сөю, намус, ирек җырын җырлауга.

Һичбер инсан танымаган кызыңны

Юлын таптың ил алдында зурларга.

Зур халыклар җырлый минем җырымны,

Таң шикелле кыска минем җырларым!

Әгәр, халкым, калса синнән өч инсан,

Өченчесе мин булырмын шуларның!


  Нугайчадан Рафис КОРБАН тәрҗемәсе
 

 

"КУ" 09, 2021

Фото: архивтан

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев