Логотип Казан Утлары
Кардәш халыклар әдәбиятыннан

Керфегемә төргән идем...

Сине күргәч, нигә җанга кайнар утлар капты соң?

Керфегемә төргән идем

сөюемнең чаткысын,

Сине күргәч, нигә җанга

кайнар утлар капты соң?

Мәхәббәттә янган дуслар

Киңәш бирде үземә:

Йөрәгеңдә янган утны

Җиткер, диләр, үзеңә.

Син теләсәң, башканы сөй,

Ул минем утым гына.

Сөю минем йөрәгемне

Ягучы утын гына.

Кемдә калды, кемгә калды

Безнең сөю урамда?

Күкрәгемдә йөрәк янмый,

Йөрәк үзе ут анда.

Мин дөрләдем, утта яндым,

ни дәшмәдең, ни тындың...

Әллә инде син үзең дә

Йөрәксез кеше булдың?

Ни динсезлек, ни дин түгел –

Мәхәббәт тә бер тына.

Әгәр яна алмый икән,

Йөрәк үзе ут була.
 

ӘКБӘР  ГОШАЛЫ

Азәрбайҗан теленнән

Рифат СӘЛАХ тәрҗемәсе

"КУ" 10, 2021

Фото: pixabay
 

Теги: шигырь шигърият поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев