Күңелем дәрьясы (хикәя)

Кышлакта туып-үскәнгә күрә, мин табигатьне бик яратам. Шәһәрдә йорт сатып алырга уйлагач, булачак өемнең табигатьнең бер матур почмагында урнашуын шарт итеп куйдым: агачлар да шаулап үссен, яшеллек тә күп булсын, шул ук вакытта машиналарның шау-шуы колакны ярып кермәсен, кешеләр дә сирәгрәк йөри торган төбәк булсын, дип теләдем. Эзли торгач, теләгемә ирештем, күңелемә ятышлы урыннан йорт сатып алдым. Шуннан соң... шуннан соң ни булсын инде? Барлык кешеләр сыман ук яши башладым...

Безнеңчә яшәү ничек соң ул? Иң әүвәл – эш... аннан – өйгә... йорт эчендәге вак-төяк нәмәрсәләр белән булышу, тегесен-монысын табу, балаларның бетмәс-төкәнмәс мәшәкатьләре... Гомер бакый шулай булган. Язмыш диләр бит инде, тик бу төшенчәне һәркем үзенчә аңлый. Бу маңгайга сугылган мөһер шикелле, бер тапкыр чәпәп куйсалар, бетте-китте, кабергәчә шуның белән йөрергә туры киләчәк. Шундый вакыт җитте, бертөрлелек тәмам туйдырып, Аллаһның бирмеш һәр көнендә: «Язмышны үзгәртеп булмый микәнни?» – дигән уйлар бимазалый башлады мине. Бу һич тә ялган түгел. Әмма... күргәнегезчә, һәрвакыттагыча – һәммәсен өр-яңадан башларга кирәк икән бит, һәрвакыттагыча – һәркемнең үз юлы, үзенә язганы... Мөһер...

Язмышны җиңәр көч юк, бусы һәркемгә аңлашыла, ул гына да түгел, язмыш – ул могҗиза, тылсым төенчеге! АНЫҢ тарафыннан язмышың – кавем, буй-сын, тән төсе сыман ук, алдан тамгалап куелган. Әгәр син Ишмәт икәнсең, ничек кенә тырышсаң да, Төшмәт була алмыйсың инде. Пластик операцияләр ясап, дисезме? Бусы инде бик нечкә мәсьәлә. Тышкы кыяфәтне үзгәртеп тә булсын ди, әмма эчке халәт шул килеш кала бит. Күңелең белән син Ишмәт икәнсең, син Ишмәт инде, Төшмәт икәнсең, ни генә кылансаң да, Төшмәт булып калачаксың. Ышанмыйсызмы? Алайса, тыңлап карагыз, үз тормышымнан кечкенә бер кыйсса сөйләп китәм.

Бервакыт үземнең язмышымны ук булмаса, язмышка илтүче юлларны бераз үзгәртү нияте белән яна башладым. Моңарчы яшәгән тормыш мине туйдырды, әйтсәм әйтим, аннан гарык булдым. Мин каты кызгануны белмәүче кырыс хуҗа кулындагы бер ялчы сыман гомер кичерә идем, әйтерсең, ул минем арттан армый-талмый күзәтеп йөри, анысы гына җитмәгән, алга мин чишәргә тиешле берсеннән-берсе катлаулы мәсьәләләрне туктаусыз куеп кына тора. Берзаман күземә кырыс Язмышның каннар тамып торган камчысы да күренә башлады. Җаным имәнеп китте. «Ярый, – дип уйлап алдым, – ярый, миңа мәсьәләләрне әйбәтләп язып бирсен дә яңадан минем өстән тикшерү оештырып йөрмәсен, мин исә аларны чишү рәтен ничек тә табармын. Җаныма тиеп кенә торучы булмасын. Иң сөймәгәнем – кемнеңдер артымнан күзәтеп, тикшереп маташуы. Артымнан нидер кычкырып, җикереп калырга, кашларын җыерган булып, күзләрен чепиләндереп карарга, шелтә белдерергә, баш өстемдә камчы болгарга, мыгырданырга Язмышның ни хакы бар? Алдан әйтеп куям, минем аның каршында бер гаебем дә юк... Туйдырды тәки...»

Ун ел буе Язмышка илтүче юл-сызыкны бераз гына төзәтеп булмасмы, дип, әллә нинди уй-ниятләр корып бетердем. Әмма бу сызыкның бер генә карышына да кул тидерә алмадым. Теләмәүдән түгел, үзгәртергә теләгем көчле, тик теләк – теләк булудан артмады. Шулай яшәлде дә инде, өйдән эшкә, эштән өйгә, туку станы сыман, бер-берсенә гаҗәеп охшаш көннәрем тукыма канвасына өстәлеп кенә тордылар. Менә шулай үзагымымда тыныч кына йөргәндә, йөзгә йөз очраштым. Кем белән, дисезме? Дәрья белән!

«Бу дәрья шәһәргә ничек килеп чыкты соң әле?» – дип сорарсыз инде. Сорауны соңлабрак бирдегез шикелле, башыма әлеге сөаль шундук килгән иде. (Әйтим инде, шушы ук сорауны бераздан хатынымнан да ишеттем.) Килгән инде, менә бит агып ята, аны арык дип кенә атасалар да, мин аңа дәрья дигән исем тактым. Чөнки ул тиз агышлы, тулып ага, гайрәтле күренә. Үзе матур да әле! Шулай булгач, нигә саранланырга, дәрәҗәсе күтәрелсен – дәрья булсын. Арыкны күргән уңайга, башыма китереп сукты: Дәрья! Менә шулай безнең шәһәр аша дәрья агып ята икән!

– Безнең йорт тирәсендә берәр дәрья бармы? – дип сорадым хатынымнан шул ук көнне. Ул, гаҗәпләнеп, озак кына күзләремә карап торды. – Бармы, юкмы? – дип кабатладым, бераз кыенсына төшеп. – Нигә бу кадәр гаҗәпләндең?..

Хәләлем, ипләп кенә килеп, кулын маңгаема куйды. Соравыма җавап кайтармастан, башка нәрсә хакында сөйли башлады:

– Бүген улыбыз укыган мәктәптә әти-әниләр җыелышы. Шунда барырга тиеш идең бит... Алдан әйткән идем инде, бармагансың. Сыйныф җитәкчесе телефоннан шылтыраткач, җир тишегенә кереп китәрдәй булдым. Бик тә килүебезне теләгән иде, бахыр...

– И-и-и, – дип өтәләнеп алдым мин. – Җен бутаган инде, башымнан чыгып очкан бит. Ничә тапкыр әйтеп, истә калмаган, диген...

– Үткән айда кызыбызны кыен хәлдә калдырдың. «Җәяү йөрмәгез, тиз генә бер эш майтарып кайтам да үзегезне машина белән генә кул эшләре бәйгесенә илтеп куям», – дип вәгъдә бирдең дә чыгып югалдың. Иптәш кызы белән көне буе көтеп утырдылар. Бәйгегә соңга калдылар, югыйсә, күпме әзерләнеп йөргәннәр иде. Бүген дәрья дип башны катырасың. Нинди дәрья булсын ул? Урам башындагы чүп-чар белән тулган арыкны әйтәсеңме? Суы бармы соң аның, булса, шул чыпчык тезеннәндер инде, ага дисәң, хәтерең калыр. Шуны дәрья дип очына бит. Юк, чыннан да, сине җен бутаган!

Эндәшмәдем. Уйласаң, хатын йөз процентка дөресен әйтеп бирде. Хикмәт дәрьяда түгел, аны елга яки дәрья дип атап йөрткәннәре юк иде моңарчы. Арык! Ишмәт – Төшмәт була алмый! Урам башындагы арыкны күрмичә йөргәндәй... Онытуга килгәндә, эшләремнең тыгыз чагы, барысына да өлгерергә кирәк, шул ыгы-зыгыда кайбер нәрсәләр онытылып та куя. Бу хәтерсезлек түгел, башка әллә ничаклы вак-төяк мәшәкатьләр тулган бит. Соңгы вакытларда аларны кәгазь кисәгенә язып, кесәдә йөртә башладым. Сукыр кеше таяксыз йөри алмагандай инде. Башкача ничек истә калдырмак кирәк? Әле алай да барысын да үтәп бетереп булмый. Менә кичә кичкә табан язылганнарына күз салыгыз: 1. Ишек йозагының каптырмасын алыштырырга! 2. Сәрвәрнең туена шәбрәк бүләк алып кайтырга. 3. Юл уңаенда электр чәйнеге алырга (күптән түгел алганы янып та чыкты). 4. Малайның компьютерын остага илтеп бирергә. Төзәтәсе бар. 5. Электрга түләргә. 6. Поликлиникага барып белешмә алырга (кыз физкультура дәресләренә йөри алмый). 7. Базарга барып: бәрәңге, суган, кишер, ит, ипи, май... 8. Машина шинын тикшерергә. Һавасы чыга бугай. 9. Юнысбадтагы туган-тумачаның хәл-әхвәлләрен белешергә. Күптән сөйләшкән юк. Бабайлары үлгән иде, кабере ни хәлдә микән? 10. Күрше бабайны Карасуга, табибка алып барып кайтырга. Күптәннән үтенеп йөри. 11. Бер ният бар иде. Шуның буенча сөйләшергә барырга кирәк.

Игътибар итегез, бу исемлек бүген өченгә генә. Иртәгәге көнгә башка исемлек төзеләчәк. Алдагы көннәрдә эшләнгәннәрен сызып куям да эшләнми калганнарын яңа исемлеккә терким. Язган саен, алар күбәяләр генә. Эшләнгәннәре дә хәтсез бит инде! Шулай да гел акланып утырудан файда юк, хатын дөрес әйтә, бердәнбер улың белән бер бөртек кызың турында онытып йөргәч соң... Әти-әниләр җыелышы онытылсын да ди, әмма кызымның иптәше белән мине Алай базары янында көне буе тилмереп көтеп торулары... Бер кысага да сыймый. Искә төшкән саен, башыма шаулап кан йөгерә. Бәйгегә соңга калдылар ич! Ни әйтим инде? Алар исемлеккә керми калганнар иде. Шуның өчен онытканмын да инде. Әгәр алдагы көндә хатын искә төшереп куйса, аларны исемлеккә егерменче итеп булса да теркәр идем. Ул чагында тәртип булыр иде. Бүген кеше исәп-хисап машинасы хәлендә, компьютер белән дә чагыштырырга ярыйдыр хәтта. Уйлаган эшләр кайда да булса язылып, теркәлеп калган икән, үтәлә, шулар хакында гына уйлап йөрисең, язылмаса, гафу... Мин моңа күнегеп киләм инде.

Исемлектәге эшләрне хезмәтем буенча төп вазифамны үтәгән арада эшләп өлгерергә тиешмен, алар барысы да өстәмә эшләр, икенче дәрәҗәдәге нәрсәләр. Төп вазифа башка инде ул. Иртән тугызда эшкә килеп керү белән, теге исемлекне кесәгә салып куям. Төп эшне башкарганда икенчел эшләргә бүленергә ярамый, хезмәткәр өченгә төп вазифаны үтәү – изге! Үзеңнең шәхси мәшәкатьләреңне, йортка кагылышлы шөгыльләрне, таныш-белешләргә, дус-туганнар үтенече белән эшләнәсе эшләреңне, башка вак-төяк йомышларны төп хезмәт белән бутарга ярамый. Кичке алты тулгач, рәхим ит, төп хезмәтеңне йомгакла да иртән кесәгә салып куйган кәгазьне тартып чыгар! Менә шунда чын мәхшәр башлана инде. Әле телефон «хәтеренә» язып куелганнары да бар икән бит! Кәгазьдән күземне алырга өлгермим, «пик-пик» итеп, хәбәр килеп ирешә, телефонның тонык тәрәзендә бүген ниләр эшләргә тиеш икәнлекне искә төшерүче язулар пәйда була. Әйтик, мондый язу чыга: «мет. 21.00», димәк, кичке тугызда метро станциясендә булырга кирәк. Бер сыйныфта укыган иптәшем ерак сәфәргә китә. Озатмасаң, үпкәләр. «Нот. 18.20», димәк, кичке җиденче егерме минутта нотариуста булу сорала, машинама бәйле документларны тәртипкә китерәсем бар. Таныш нотариус «эшләп бирербез», дигән иде. Саный китсәң, байтакка җыела...

Ул көнне хезмәт урынымда да эш вакытым әйбәт кенә үтте, исемлеккә язылганнары да үтәлде, арып-талып, әмма яхшы кәеф белән өйгә кайту ягына борылдым. Кинәт кенә машина рулен бору авырлашты, аннан ул бер якка ишелеп төште. Шофёрлар яхшы белә: тәгәрмәч тишелде! Туктап, төшеп карадым: шулай, тәгәрмәчне алыштырырга туры киләчәк. Запас тәгәрмәчне өстерәп чыгардым, алыштырып мәшәләндем, тегесен багажникка салып куйдым. Иртәгә яматырга туры киләчәк. Аны исемлеккә беренче итеп теркәп кую лазем. Кузгалып киткәнче үк язып куярга кирәк! Шулай уйлап, каләм белән кәгазь алмакчы булган идем, күрәм, ике кулым да кап-кара, пычракка батып беткәнмен. Пластмасса шешәдә һәрчак су йөри иде, бүген анысын да таба алмадым. Як-якка каранып тора идем, ышанасызмы, юкмы – яннан гына челтерәп су агып ята. Һушым китеп, карап тордым! Гаҗәпләнүемнең чиге булмады. Каян килеп чыккан монда мул сулы дәрья? Моннан ерак түгел генә яшим, бер тапкыр да игътибар итмәдем микәнни соң? Елга исә, миңа игътибар итмәстән, челтерәп, якындагы баганадан төшкән утта елык-елык килеп ага бирә, аның матурлыгын аңлатырлык сүзләр тапмалы түгел. Мин бит табигатьне бик яратам. Тик бу яратуның поты бер тиен – үзебезнең йорттан йөз адым чамасында шундый дәрья агып ятсын да ди, аны ничә еллар буе күрмәгәнмен, имеш! Кемгәдер әйтсәң, ышанмас та иде. Әйе, дөрестән дә, йортыбыз яныннан гына арык агып ята икән, һәм мин аны ун ел дәвамында күрмичә яшәгәнмен. Хәзер генә беренче мәртәбә күреп, аптырап торам менә...

Яшәешкә көч бирүче суның сихри куәтен кибегүдән хәле беткән адәм генә белә. Күз ачып йомганчы бөтен тормышымны җаным аша кичердем, ул йөрәк сагышыннан гына торгандай тоелды, һәм мин арык буена ашыктым. Яр читенә килеп җитүгә, йөземә, кулларыма, барлык гәүдәмә салкынча суның талгын тынычлыгы күчте, ирексездән, авызымнан «шәп!» сүзе ычкынды. Иелеп, учларыма су җыеп алдым, талгын гына агып ятучы арык өстенә тамчылар чәчрәттем. Баеп килүче кояшның салмак нурлары, су тамчылары белән аралашып, мизгел эчендә салават күперенә әйләнделәр, бәхетле мәлләр кичердем, җиңелчә генә башым әйләнә башлады. Әйтерсең, шул арада бәләкәй малай чагыма кайттым. Миңа салават күпере аша аллы-гөлле балачагым карап торгандай тоелды. Вәкарь салмаклыкта агып ятучы дәрьяның эчке көчен сиздем, йөрәгемдәге борчу-авыртулар каядыр юкка чыкты, акылдан язган кешедәй, дөньяны яңгыратып кычкырып җибәрәсе килде. Шундый халәт! Бетмәс-төкәнмәс көндәлек вак-төяк мәшәкатьләр, һәрьяктан камап алып, сулышымны буалар, инде күптәннән күңел тынычлыгын югалтып, үземне картаеп беткән кешегә охшатып йөри башлаган идем. Арык буенда мин шушы тойгыдан котылдым! Су агышында бала чагымның чагылышын тотып алгандай булдым. Балачактан кадерлерәк ни бар?! Бәхет-куанычның иге-чиге юк иде. Вакыт исәбен югалтып, су буенда утырдым. Суга караган саен, йөрәк түрендә фани дөньяда моңарчы башыма килеп карамаган уйлар ташкыны куба. Никадәр вак, кирәкмәгән, җитди булмаган эшләр белән вакыт үткәргәнемне аңлап, үз-үземә урын таба алмыйча, тәмам бетәшеп калдым, үземә, эшләремә, язмышыма рәнҗүем тышка бәреп чыкты. Бүтәнчә яшисе килә башлады, бөтен тормышымны үзгәртеп, гел иң кирәкле эшләр белән шөгыльләнү теләге туды. Су агышы моңлы бер көй иде, ул галәм һәм гавам турында иң гүзәл җыр булгандыр! Бу җыр кеше турында һәм анда тормышымның барлык төсмерләре чагыла иде. Су буеннан китәсе килми, алай гына да түгел, кочак җәеп су иркенә ташланасы килү теләге отыры көчәеп, калган бөтен теләкләрне зәр-зибәр китереп ташлады. Әгәр суга ташлансам, чиста, саф су эчем-тышымдагы барлык керләрне юып кына төшерәчәк, һәм мин бөтенләй икенче кешегә әйләнеп калачак идем. Башкача яңарышка ирешеп булмаячак, һәм үзгәрергә омтылышларым да барып чыкмаячак!

Ашыгып күлмәгемне салып ташладым, майкага тотынган идем, машина сигнализациясенең ачы тавышы колакны ярды. Шул арада сыбызгы сызгырттылар, һәм колак төбемдә каты тавыш ишетелде: «Сезнең машинамы? – җавап бирергә өлгермәдем, таләпчән тавыш иясе дәвам итте: – Сез монда коенмакчы буласызмы? Акылыгыздан яздыгызмы әллә? Яра-мый!!!»

Мин яртылаш салынган майкамны кире киеп куйдым, ирексездән, ярдан читкәрәк китеп бастым. Эшнең асылын аңлаудан мәхрүм идем.

– Документларыгызны күрсәтегез!

Машина кабинасыннан кирәкле кәгазьләрне алып, ГАИ инспекторына суздым.

– Ниндирәк кагыйдәне боздым соң әле? – дип сорадым, ниһаять, исемә килеп.

– Гаебегез бик тә җитди, – диде инспектор, документларны әйләндереп карый-карый. – Бу урында тукталу тыела, әйтерсең, моңарчы белмәгән сыман кыланасыз. Җитмәсә, тыелган җирдә су коенасыз, – диде инспектор һәм, күзләремә карап, авыз чите белән елмайгандай итте.

– Икенчесе сезнең компетенциягә керми. Минем су коену-коенмавым сезгә бөтенләй кагылмый. Әле тагын шунысы бар: мин су коенмадым, хәтта суга якын да килмәдем, коену турында уемда да юк иде. Әллә нәрсәләр уйлап тапмагыз инде! – дидем кайнарланып.

– Әле шулаймыни?! – Инспектор, папкасыннан чиста бланк чыгарып, нидер язарга тотынды. – Сезнең ярамаган урында туктап торуыгыз да бик җиткән!

Шулай итеп, йөртүче таныклыгымнан колак кактым. Моңарчы да таныклыкны алып калганнары бар иде. Инде янә шул ук хәлгә тарыдым. Начар бу, начар... Өр-яңадан имтихан биреп йөрисе булачак. Инспекторның дорфа тавышы бераз һуш кертте: «Машинаңа утыр да ычкын моннан!»

Сабыр савытым тулып, ташып чыкты. Шундый матур кәефне бозып ташлады, каһәр. Дорфа сүзен ишеткәч, инспектор белән пәрмә-пәр сугышасы килә башлады. Талонны алудан түгел, кимсетүле сүзләре йөрәгемә уктай кадалды. Теләк бер нәрсә, мөмкинлек икенче нәрсә, дигәндәй, суына төштем. Кагыйдә дә боз, инспекторга кул да күтәр. Артыккарак китәр, ахры.

Кулдан җиргә төшеп ярылган карбыз хәлендә, башны иеп, күңелсез рәвештә машинага кереп утырдым һәм кабызу ачкычына үрелдем...

 

Өч көнләп вакыт үтте, машинасыз калуның бөтен «матурлыгын» күрергә өлгердем. Кулымда – җыен вак-төяк эш язылган кәгазь кисәге. Туп-тулы! Бу хакта сез яхшы беләсез, баш миендә чүп-чар проблемалар кайнаша, әмма аларны чишү өчен иң кирәкле әйбер – машина юк. Һәр эштә иң зур ярдәмчем машина булган икән. Нәтиҗәсе дә күренә башлады. Атна үтмәде, исемлек ике мәртәбә артты. Хатын мыгырдана, нервым котыра... Нишлисең, өлгермим! Көнкүреш – ләхет, дип юкка әйтмиләр икән. Югыйсә без өйдә дүрт кенә кеше, бөтенебез дә йолкыш чебеш хәлендә йөрибез, шул дүрткә кирәк әйберләрнең исәбе-хисабы юк икән. Укытучылар бәйрәменә балаларга белем биргән һәммә мөгаллимгә бүләкләр алып куясы бар, бәйрәм кичәсенә балаларга өр-яңа кием-салым сайлап аласы бар, аның өчен базардан әйләнеп кайтырга кирәк. Әниемнең туган көне якынлаша, үткән ел да эш-мәшәкать дигән булып, җүнле-башлы котлый алмадык, быел алай кылану ярамас. Хатын өйдә утыра – сәламәтлеге какшады, документларын эш урынына кертеп чыгасым бар, аннан үземнең эшкә йөгерәсе... Кайтышлый аптекага кереп дарулар аласы була... Барысын да хисапласаң, башлар әйләнеп бетә, күз аллары караңгылана. Кайчакларда теге каһәр төшкән дәрья турында уйлап та карыйсым килми. Шуның аркасында башыма күпме проблема ишелеп төште. Әгәр аңа исем китеп карап утырмаган булсам, боларның берсе дә булмый иде бит. Булмый иде! Мавыгып китеп, харап булдым. Әле, кыен булса да, үземә тиешле эшләрне вакытында башкарып бара идем. Һәммәсенә өлгердем бит! Әти-әниләр дә, хатыным да, дус-туганнар, мине чолгап алган ерак һәм якын таныш-белешләр дә рәхмәт әйтеп туймыйлар иде. Дәрьяга тап булдым да, барысы да асты-өскә килде. Нәкъ шулай!..

 

***

Тиздән әлеге тышкы интегүләр эчке халәтемә күчтеләр: мин саташулы төшләр күрә башладым. Аеруча теге инспекторның ачы сыбызгы тавышы баш миен бораулый иде. Шуңа күрә йоклаганда да, уяу чакта да сак йөри башладым. Уяу чакта ярый әле ул, төштә чактагысы... бусы сәер иде. Баймы син, шыр хәерчеме, йоклаганда һәммәсе тигез бит. Йокы белән идарә итеп булмый, анысын да яхшы беләм. Ә мин... Уяу чак кына җитеп бетмәгән, төшемдә дә теге дәрьяны күреп, куркып уянып китәм, күземне йомам – янә елга ярына табан китеп барганымны күреп, дертләп куям... Инде яр буена килеп җиттем дигәндә генә, сәер тынгысызлык башлана: каяндыр килгән ачы сыбызгы тавышын ишетәм дә, шыбыр тиргә батып, күзләремне шар ачам. Аннан таң атканчы күзләремә йокы керми. Көн туса, тырышып, абына-сөртенә ныклап эшкә тотынам, ничек тә күбрәк эшләп өлгерәсем килә. Кичкә кадәр шулай чапкач, чынлап арыйм, ул чакта төш кайгысы калмый. Ярый, бу дөньяда һәрнәрсәнең чиге бар. Күп вакытларда артка борылып карарга да җай чыкмый. Ни гаҗәп, нәкъ шундый тыгыз чакларда башымны уй көйдереп ала: кеше дөньяга нигә дип килә, ни өчен яши, нәрсәгә дип җәфалана? Җавап таба алмыйм. Кешене хезмәт бизи! Акылы булган кеше бу сүзләргә беркайчан да шик белдермәс. Тик эш белән эш арасында аерма зур шул. Бу арада шушы хакта уйлана башладым әле. Хәзерге кеше шул кадәрле болгавыр тормыш кичерә, артка борылып карарга да вакыты юк. Уйландыра торган хәл. Кешелек – үз тирәсендә гаять катлаулы мохит тудырган һәм үзе шушы вазгыятьнең колына әйләнеп куйган. Аллегорик тел белән әйткәндә, бу заман кешесе алдагы көннәрендә рәхәт кичерермен дигән уй белән шәптин-шәп йорт сала башлаган да, аны төзеп бетерә алмыйча җәфа чигә. Гомере буе шушы йорт тирәсендә кайнаша: әле измә болгата, әле кирпеч, таш сала, әле диварын сылап маташа... Эшнең генә ахыры күренми. Озакка сузылган төзелешнең шундый хикмәте бар – бер яктан төзи барасың, икенче яктан җимерелә тора ул. Әйтерсең, нигезен салганда ук бер күрәзәче, бөтен якны да уйлаганнан соң, катгый итеп: «Бу йорт беркайчан да төзелеп бетмәячәк!» – дип, тамга салып куйган. Әмма адәм балалары бу хакта белмиләр, һаман да төзелеш тирәсендә кайнашып интегәләр, тырышыпмы тырышалар. Сизиф турындагы мифны искә төшерик. Онытмагансыздыр бит? Теге, авыр ташны тау түбәсенә тәгәрәтеп менгерергә дип җан тартышкан Сизиф инде, аны кем генә белми! Бөтен дөньяны шаулатып кычкырасым килә: «Безнең һәркайсыбызда Сизиф яши, без – Сизифлар!» Тик кычкырып әйтергә ярамый, үзалдыма гына шулай уйлап йөрим. Әгәр шулай сөйләнә башласам, җүләргә санап, миннән кычкырып көләчәкләр. Адәм көлкесенә калу фаҗига ук булмаса да, турысын әйтүдән бер мәгънә дә күрмим. Дөньяның асылын миннән башка да танып белүчеләр күп булгандыр анысы. Барысы да таныйлар, аңа игътибар итүче генә юк. Их, дәрья янында тукталмасам, ак сакаллы карт була идем дә... Туктыйсым калмаган! Ни өчен дигәндә, һәркемнең күкрәк тирәсендә бер сыбызгысы бар. Сыбызгы игътибарны башка якка юнәлтергә ирек бирми, барысы да бертөсле яшәсен дип тырыша, сызгырткан саен, безне башкалар тарафыннан таптап бетерелгән эзгә төшерә: чур, чур-р-р!..

***

ГАИ инспекторы белән бәйле вакыйгадан соң күп сулар акты. Көч-хәл белән имтихан биреп, йөртүче таныклыгымны кире алу бәхетенә ирештем. Тормыш үз җаена ага бирде, гадәттәгечә, бетмәс-төкәнмәс мәшәкатьләргә чумдым: машинада чабам, кесәдә исемлек, иңсәмдә гражданлык, малайлык, аталык, ирлек, дус-туганлык һәм башка бурычлар өелгән. Болар танып-белүнең үзәген тәшкил итәләр... Бу тиклем эштән арынып, дәрья турында ничекләр искә алыйм да, ничек кенә вакыт табып, су буена төшеп утырыйм, ди?! Бер мәртәбә тугарылып китеп карадым инде, башыма күпме бәла алдым ул чакта! Күпме вакыт сарыф иттем, күпме чишелмәгән проблемалар өелде, якыннарым, кардәшләремә күпме борчулар салдым. Нигә дип үземне дә, башкаларны да тагын хафага салыйм? Дәрья... күпме мәшәкать тудырдың син, синең ярыңа килеп басуга онытылган хәсрәтләр тагын өскә ишелеп кенә төшәр сыман. Әгәр дә, юлым шушы якка төшеп, дәрья өстенә килеп чыксам да, туктап тормаячакмын. Сабакны шәп алдым!

Туктыйсым килсә дә, туктап булмастыр – һәр адымда инспектор тора бит. Йә Аллам, башка җирләрдә алай ук күзгә чалынмыйлар бит. Ни пычагыма монда җыелышканнар алар? Бер метр җир киткәнче, ике тапкыр сызгыртырга, өч-дүрт мәртәбә кызыллы-аклы таякларын болгап алырга өлгерәләр. Кая монда дәрья белән хозурлану! Бу сыбызгылы һәм кызыл таяклы җирдән тизрәк ычкыну ягын карыйсың.

Хәзер инде, өйдән чыгуга, иң беренче итеп дәрья ягына күз ташлыйм. Ышансагыз – ышаныгыз, ышанмасагыз – юк: кайчан карама, елга тирәсендә инспекторлар бөтерелә. Башка этле җан да күреми. «Аңлашылды, шуңа да бу елганы моңарчы күрмәгәнмен, – дип уйладым мин. – Кызыл таякны шәйләүгә, үзең дә сизмәстән, сихеренә буйсынып, башка якка борылып китәсең икән бит... мөгаен, шулай булгандыр. Йә Ходаем, теге чакта тәгәрмәч тишелгәч, ник монда туктыйсы иткәнмен инде? Су күреп, исәңгерәп тордым бит әле. Яр буенда рәхәт чигеп утырдым, кулымны юып мәшәләндем, учларыма су алып чәчрәтеп уйнадым, баеп барган кояш нурларыннан тукылган салават күперен күреп хозурландым, никадәр күңелле иде миңа ул мәлдә. Кызык, кызыл таяклар кая китеп беткәннәр иде микән әлеге мизгелдә? Һәрчак уяу инспекторлар кая китеп югалганнар? Ни өчен бер генә мәртәбә дә йөрәк өшеткеч сызгырту ишетмәдем?»

Ярый, ул чакта ни булгандыр, хәзер кызыл таякларда эшем юк, дәрья да мине кызыксындырмый. Нигә анда урамнарын ябып куймыйлар! Күпме җәфа чиктем! Бөтен тормышым асты өскә килде. Иң мөһиме, өемә кайтып керә алсам һәм кирәк чагында чыгып китәргә җай булса, башкасы кирәкми... Менә шул...

Үзбәкчәдән Факил Сафин тәрҗемәсе

 

"КУ" 4, 2019

фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: