Логотип Казан Утлары
Кардәш халыклар әдәбиятыннан

Кечкенә авыл

Кул болгап калды туган җиркәем...

Кузгалды поезд...

Кул болгап

Калды туган җиркәем.

Шунда аңладым аның мин

Ничек газиз икәнен.

Ыргый поезд, томырыла,

Борчу-уйларга салып.

Төшеп калыргамы әллә,

«Стоп-кран»га басып?

Парча уранган бакчалар,

Офыкта уйный рәшә.

«Көтәрбез!» дип кулын изи

Җилләр тәрәзә аша.

Юл тоттым мин зур калага,

Хыял дәште җыр булып.

Күз-колак бул оланыңа,

Йөрмәсен дип бозылып.

Алданып ялган дан белән,

Әрәм гомер итмәсен.

Ышанып кеше сүзенә,

Көне бушка үтмәсен.

Яклаучысыз әүлиядәй,

Баштан мең сорау кичә.

Төнлә төшкән шәүлә сыман,

Керерсең кебек төшкә.

Кызыксынып карап барам.

Җанга ятмый ят оран.

Үлемнән качкан Куркыт1

 күк,

Юлдан куркып утырам!

Ыргый поезд, томырыла,

Кочагын ачкан далам.

«Стоп-кран»га басам да,

Барыбер төшеп калам!..

 

Шаһизадә Әбдикәримов

Казакъчадан Рафис КОРБАН тәрҗемәсе

 

"КУ" 9, 2019

Фото: pixabay

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев