Логотип Казан Утлары
Кардәш халыклар әдәбиятыннан

Каен төбендә

Әй бәхетле, карагызчы...

Өй янында бөдрә чәчле,

И зифа каен! —

Үзе төсле сылу каен

Үстерде Айым.

Үстерде каенны Айым

Матур булсын дип,

Тирә-юньне, күңелләрне

Ямьләп торсын дип.

Язлар саен ямь-яшелгә

Каен төренә.

Көн саен кич чыга Айым

Каен төбенә.

Аның яшел яфраклары

Серле селкенә...

Ә егетнең җаны шунда,

Шунда җилкенә.

Айым каенга кагылмый

Үтмәде бер дә,

Ләкин очрашуларны да

Көтмәде бер дә.

Ә беркөн каен аны

Дәште үзенә...

Егет төбәлде Айымның

Яшьле күзенә.

Үбеп алды аны егет,

Оялды Айым.

Оялтты егет каенны,

Оялтты аен.

Әй бәхетле, карагызчы

Айымга гына!..

Чү, бу сөю билгеле

тик Каенга гына!  

Жолдас СӘЕТНАЗАРОВ. каракалпак шагыйре

Р.Миңнуллин тәрҗемәсе

"КУ" 8 (август), 2014

Картина авторы: Татьяна Доронина; bogislavyan.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев