Логотип Казан Утлары
Кардәш халыклар әдәбиятыннан

Истанбулны тыңлыйм

Күзләремне йомып тыңлыйм Истанбулны, Хозурланмый гына тыңлап булмый аны.

Күзләремне йомып тыңлыйм Истанбулны,

Хозурланмый гына тыңлап булмый аны.

Исеп куя кинәт назлы җиләс җилләр,

Җилдә салмак кына чайкалалар гөлләр.

Ерак-еракларда – дулкын кагышлары,

Су ташучыларның ишетәм тавышларын.

Күзләремне йомып тыңлыйм Истанбулны,

Хозурланмый гына тыңлап булмый аны.

Күктә, бик биектә – чиксезлекләр күрке –

Очып бара чыңлап, кошлар төркем-төркем.

Ятьмәләрдә мыжгый диңгез балыклары,

Бер хатын-кыз ярда чайкый аякларын.

Күзләремне йомып тыңлыйм Истанбулны,

Хозурланмый гына тыңлап булмый аны.

Салкын җиләс һава Капалы Чаршыда[1],

Шаулый-гөрли кайный Мәхмүтпашасы[2] да.

Ишегалларында күгәрченнәр туе,

Чүкеч тавышлары тынмый көннәр буе.

 

Язлар җирдә, язлар, җилкенә хисләрем,

Алып килә җилләр язның хуш исләрен.

Күзләремне йомып тыңлыйм Истанбулны,

Хозурланмый гына тыңлап булмый аны.

Айный алмый һаман үткәннәрдән бар да,

Шыксыз каекханә[3] черем итә ярда.

Кагыла йөзләремә дулкыннарның тыны,

Күзләремне йомып тыңлыйм Истанбулны,

Юл буеннан атлый бер чибәркәй, каһәр,

Шаярулар, җырлар монда таңга кадәр.

Кулларыннан кинәт төшә җиргә нидер,

Роза гөледер.

Күзләремне йомып тыңлыйм Истанбулны,

Хозурланмый гына тыңлап булмый аны.

Итәгендә, күрәм, талпынадыр бер кош,

Иреннәре  дымлы, йөзләрендә балкыш.

Бадәм артларыннан күтәрелә ак Ай,

Йөрәк тибешен дә мин тоямын бугай.

Истанбулны тыңлыйм...

 

 

[1] Капалы Чаршы – Истанбулдагы базар исеме.

 

[2] Мәхмүтпаша – Истанбулдагы базар исеме.

 

[3] Каекханә – көймәләр саклый торган урын.

 

Төрекчәдән Рәмис Аймәт тәрҗемәсе

 

"КУ" 11, 2019

Фото: pixabay

 

Теги: шигырь шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев