Логотип Казан Утлары
Кардәш халыклар әдәбиятыннан

Искә ал

Болыт күрсәң искә ал, Аклык – сиңа теләгем.

Шашып үткән гомердә

Шартлады кебек дөнья.

Җилдәй исәм, искә ал,

Кайчан нык яңгыр коя.

Күк терәге – тауларны

Очратсаң, мине күр дә...

Таң белән уян, елмай

Минем туган көнемдә.

Юл буенда ак каен –

Сиңа булсын бүләгем.
Болыт күрсәң искә ал,

Аклык – сиңа теләгем.

Күбекле күл дулкынын

Күрсәң, мине хәтерлә.

Күңелең төшкән булса,

Елмай, боегып йөрмә.

Китте диеп, үкенмә,

Китми торган җан бармы?

Елама, искә төшер:

Фани дөньяда миннән

Тагын нәрсәләр калды.

АЙДАРБӘК  САРМАНБЕТОВ

Кыргызчадан Ленар ШӘЕХ тәрҗемәсе.

 

"КУ" 04, 2022

Фото: pixabay
 

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев