Логотип Казан Утлары
Кардәш халыклар әдәбиятыннан

Газиз анам

Дан яулады кызың, диеп, Ерактан килсә хәбәр, Ул данымда, газиз анам, Син дә барсың, син дә бар!..  

Таянып терсәкләремә,

Төннәрен көтсәм хәбәр,

Шул көтүдә, газиз анам,

Син дә барсың, син дә бар...

Агачларның ышыгында

Җырласам әгәр җырлар,

Шул җырымда, газиз анам,

Син дә барсың, син дә бар...
Усалланып, эшләремә

Дөньясында булса тар,

Ул эшемдә, газиз анам,

Син дә барсың, син дә бар...

Дан яулады кызың, диеп,

Ерактан килсә хәбәр,

Ул данымда, газиз анам,

Син дә барсың, син дә бар!..  

                   
  Нугайчадан Рафис КОРБАН тәрҗемәcе

 

"КУ" 09, 2021

Фото: pixabay

Теги: шигырь шигърият поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев