Логотип Казан Утлары
Кардәш халыклар әдәбиятыннан

Элек күрешкән урын

Төймә-төймә серләрем яшь түксәм, ачылачак...

Заман – хәбәрсез үтеп

Калган хатирәләрдер.

Башыма чатыр-яфрак

Япканым күрәләрдер...

Иңрәде ул яфраклар

Җир вә күк арасында.

Унсигез яшьтә калдың

Күземнең карасында.

Элек күрешкән урын –

Онытылган йорт-учак.

Төймә-төймә серләрем

Яшь түксәм, ачылачак.

Бу җил көй иҗат итә

Көзләр белән кышларга.

Без сөйгән тут агачы

Оя булган кошларга.

Һич күзалдымнан китмәс,

Бер дә айнымам кебек.

Сагынып кире кайткан

Күлмәге гөлле егет.

...Алда ниләр көткәнен

Белми калдык чак кына.

Ул кызны – күрешү урыны,

Мине өем чакыра.

 

Азәрбайҗан теленнән Рифат Сәлах тәрҗемәсе

 

 

"КУ" 3, 2019

фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев