Логотип Казан Утлары
Кардәш халыклар әдәбиятыннан

Елдан-ел илдә таныла ...

Елдан-ел илдә таныла Барса да туган ягым, Белмиләр әле халыкта Күп салаларын аның.

Елдан-ел илдә таныла

Барса да туган ягым,

Белмиләр әле халыкта

Күп салаларын аның.

Очратырга булса да еш

Кичүләрендә аның

Бер тапкыр да кеше аяк

Басмаган сукмакларын,

Төрле бәла-казаларга

Юлыкса әгәр юлың,
Курыкмыйча атла, монда

Сузарлар ярдәм кулын.

Табарсың мәхәббәтеңне –

Очрамый калмас монда

Бердәнбер ярың булыр кыз

Олы тормыш юлыңда.

Һәм шуны бел: туган якта

Минем дә синең өчен

Тугры дустың һәм сөйгәнең

Булырга җитәр көчем!
 

Кулер  Тепуков 

Алтайчадан Рафис КОРБАН тәрҗемәсе

 

"КУ" 11, 2021

Фото: pixabay
 

Теги: шигърият поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев