Кардәш халыклар әдәбиятыннан
Дәшәр
Син уңга киткәндә, сул сине дәшәр, Йокыга киткәндә, юл сине дәшәр...
Син уңга киткәндә, сул сине дәшәр,
Йокыга киткәндә, юл сине дәшәр,
Һәр аваздан да сүз ясап булмас,
Калеб сагыш гизәр, тел гамьне дәшәр.
Шул ук җирдән килер, башкадыр исме
Моң тәме башкадыр, башка сүз тәме.
Иң гүзәл моңнар кара саздадыр,
«Кәрәми» чакырыр, «Дилгәми»* дәшәр.
Үлемсез диләр сүз, моңнар да үлми,
Үлгәннән соң нигә ул моңнар килми?
Киләдер, киләдер,
Ишетелми генә,
Үталмый гынадыр ул кәфен аша.
Әкбәр Гошалы
Азәрбайҗан теленнән
Рифат СӘЛАХ тәрҗемәсе
"КУ"10, 2021
Фото: pixabay
Теги: шигърият поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев