Логотип Казан Утлары
Кардәш халыклар әдәбиятыннан

"Дошманнан сөю һәм мәрхәмәт көтмә син..."

Кем дустың, кем дошман икәнен йөрәгең тибеше һәм догаң билгеләр, шуны бел.

Дошманнан сөю һәм мәрхәмәт көтмә син,
Бүләкнең андые йөрәккә кирәксез.
Бу бары көзгедән кайтучы сурәтнең
Ялганы, чалшаю хикмәте.
Дошман ул дус түгел, караңгы почмактан
Хәнҗәрен күрсәтеп торуы гел ачык.
Дустыңның хыянәт хәнҗәре куркыныч,
Чөнки ул гел якын, ул йөрми бит качып.
Рух сына шул чакта, чөнки син көтмисең
Дустыңнан кыенлык, михнәтләр күрәм дип.
Андый дус булганчы, күралмас дошманнар
Гаскәре мең артык, дусларым, шулай бит!
Хак җиңү татырга теләсәң, кемнең кем
Икәнен ачыкла, анык той, түзем бул.
Кем дустың, кем дошман икәнен йөрәгең
Тибеше һәм догаң билгеләр, шуны бел.

Фәнил ГЫЙЛӘҖЕВ тәрҗемәсе

 

"КУ" 4, 2020

Фото: pixabay

Теги: кардәш халыклар әдәбиятларыннан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев