Логотип Казан Утлары
Кардәш халыклар әдәбиятыннан

Дин булганчы, сөю үзе дин иде

Дин булганчы, Сөю үзе Дин иде, Гашыйк ярлар, анда һәрбер җан – гашыйк.

Әкбәр Гошалы – Әкбәр Мәһди улы Йолчуев – Азәрбайҗан ССРның Товуз районы Гоша авылында туган. Шагыйрь, тәрҗемәче, журналист. Кырыктан артык китап авторы. Азәрбайҗанның Тәрәккый медале һәм Азәрбайҗан Республикасының  100 еллыгы уңаеннан юбилей медале белән бүләкләнгән. Бакуда яши.

Дин булганчы, Сөю үзе Дин иде,

Гашыйк ярлар, анда һәрбер җан – гашыйк.

Тәүге сүзе тавышсыз бер өн иде,

Бер бизәктер хәзер сүзсез карашы.

Чорлар үткәч, соңгы сүзләр дин илә,

Гыйшык юлын кисәргәме, дин иңә?

Акыл – хаким, җанда – сөю, дин – тышау,

Туктап калма, киртәләрне ват, Гашыйк!

Әкбәр әйтер, бу мәңгелек зилзилә,

Йөрәктә – син, телем генә «кит» дия.

Калеб – әмир, мин – хадиме; «кал!» дисәм,

Ни диярсең, әй мәңгелек юлдашым?! 

 

Әкбәр  Гошалы 

Азәрбайҗан теленнән

Рифат СӘЛАХ тәрҗемәсе

 

"КУ" 10, 2021

Фото: pixabay ,архивтан

Теги: шигърият поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев