Логотип Казан Утлары
Кардәш халыклар әдәбиятыннан

Чик

Чикләр белми кеше генә. Йозак элеп ишегенә, Чыгып китә ерак юлга.

Һәрнәрсәнең чиге була.

Таш та упкынга убыла.

Поезд ыргый тимер юлдан,

Каядыр ашкына ул да.

Һәрнәрсәнең чиге була.

Упкын төбендә таш тына.

Поезд да бер туктый барып,

Чапкан ат та туктый арып.
Чикләр белми кеше генә.

Йозак элеп ишегенә,

Чыгып китә ерак юлга.

Карап тормый уңга, сулга.

Гомер буе чабып кеше,

Бары соңгы көндә генә,

Туктап кала, төртелә дә

Килеп кабер түмгәгенә.

 

Әскәр  Додуев 

Балкарчадан Рафис КОРБАН тәрҗемәсе

 

"КУ" 01, 2022

Фото: pixabay

 

Теги: шигърият поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев