Чайкама ла башны, аргамагым...

Чайкама ла башны, аргамагым,
Яратылмаган син орышка.
Күз иярмәс елгыр бу тормыштан
Өч көн сорап алдым бурычка.
Сорап алдым – и, шатландым шуңа,
И, ашкындым килер таңнарга.
Җәяү киттем күз яшемне тәмләп,
Әрем тәме иде аңарда.
Кайларда син, ярсу аргамагым,
Карлар күмә әнә эзеңне.
Әҗәткә дип бирелми шул вакыт,
Бер төшерсәң кулдан тезгенне.
"КУ" 01, 2021
Фото: pixabay
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз